Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Җиһаншин: "Күпме яшь, талантлы композиторлар, аранжировщиклар, диджейлар, җырчылар бар - ләкин алар күләгәдә кала"

Татар эстрадасы җырчысы Булат Җиһаншин татар эстрадасына үзгәрешләр кертү һәм туган телне саклау мәсьәләләренә карата үз фикерен Инстаграм аккаунтындагы битендә язган.

news_top_970_100
Булат Җиһаншин: "Күпме яшь, талантлы композиторлар, аранжировщиклар, диджейлар, җырчылар бар - ләкин алар күләгәдә кала"
"Яшьләр ныграк туган телебезгә тартылсын өчен күбрәк заманча музыка өстендә эшлим. Әйе, күнеккән эстрада юнәлешен дә онытмыйм. Ләкин, телебезнең киләчәген кайгыртсак - заманчалыкка тартылырга кирәк. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бер өч ел элек: "Эстрадабыз аяныч хәлдә", - диде, һәм үзгәртергә тәкъдим итте. 

Кайберләре бик дөрес аңлап бетермәде, минемчә. Әйе, яңа проектлар ачылды, бу бик шәп, "jazz" стиле дә бик кирәк мәдәниятебезгә (һәм бик яратам моны), ләкин заманча, яшьләрне җәлеп иткән, "Dance" стилендәге проектларны финанслау юк. Күпме яшь, талантлы композиторлар, аранжировщиклар, djлар, җырчылар бар - ләкин алар ничектер күләгәдә калалар. 

Ә алар беренчелектә булырга тиеш, чөнки бар дөнья заманчага күчеп бетте дисәң дә була. Мәдәнияттәге түрәләр ишетсен иде моны... Ә әлегә без эшлибез, иҗат итәбез", - дип язган Булат Җиһаншин.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

МИНЕМ ФИКЕРЕМ: Яшьләр ныграк туган телебезгә тартылсын өчен - күбрәк заманча музыка өстендә эшлим. Әйе, күнеккән эстрада юнәлешен дә онытмыйм. Ләкин, телебезнең киләчәген кайгыртсак - заманчалыкка тартылырга кирәк. Президентыбыз Р. Миңнеханов бер өч ел элек: эстрадабыз аяныч хәлдә,-диде, һәм үзгәртергә тәкъдим итте. Кайберләре бик дөрес аңлап бетермәде минемчә. Әйе, яңа проектлар ачылды, бу бик шәп, jazz стиле дә бик кирәк мәданиятебезгә (һәм бик яратам моны), ләкин заманча, яшьләрне җәлеп иткән, Dance стилендәге проектларны финанслау юк. Күпме яшь, талантлы композиторлар, аранжировщиклар, djлар, җырчылар бар - ләкин алар ничектер күләгәдә калалар. Ә алар беренчелектә булырга тиеш, чөнки бар дөнья заманчага күчеп бетте дисәң дә була. Мәданияттәге түрәләр ишетсен иде моны ... Ә әлегә без эшлибез, иҗат итәбез. Менә минем дустым Нур Амстердам да минемчә уйлый, ул тагы да катырак әйтә: туйдырды инде бу бертөрлек,- дип )) @nur.amsterdam - бик талантлы шагыйрь. Без иҗат иткән җырларны vk тыңлый аласыз )) #tugantel #Tatarstan #bulatjihan #nuramsterdam #tatar_in_label

Публикация от BULAT JIHAN БУЛАТ ЗИГАНШИН (@bulat.ziganshin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100