Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Җиһаншин белән Алсу Әбелханова дуэт яздырган

«Күренгәлә» җырын инстачылар актуаль, бүгенге заманага туры килә торган җыр дип бәяләгән.

news_top_970_100
Булат Җиһаншин белән Алсу Әбелханова дуэт яздырган
https://www.instagram.com/alsuabulhanovaartist/

Булат Җиһаншин белән Алсу Әбелханова «Күренгәлә» дигән җырга дуэт яздырган. Аның көен Булат Җиһаншин үзе иҗат иткән, ә сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.

Алсу Әбелханова җырны инстаграмга куйган. «Әгәр сөйгән ярыгыз белән аерылышырга туры килсә, сезгә ничек җайлырак? Күрешмәскәме? Ерактан булса да сөйгәнеңне күзәтеп торыргамы? Миңа, мәсәлән, бөтенләй күздән югалту җиңелрәк», — дип язган ул.

«Хәзерге заман җыры. Мәхәббәтнең гомерләре кыска», «Шәп җыр», — дип бәя биргән инстачылар дуэтка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100