news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмовтан хашлама рецепты

news_top
Булат Бәйрәмовтан хашлама рецепты
Солтан Исхаков

«ТМТВ» телеканалында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы артист Булат Бәйрәмовтан хашлама рецептын тәкъдим итәбез.

Хашлама өчен сарык ите һәм помидор төп ингредиент булып санала, бу ризыкта алар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш. Шулай ук кишер, суган, тоз һәм борыч, үсемлек мае кирәк булачак. Хашламага татлы борыч һәм бәрәңге дә салырга мөмкин.

Хашламаны казанда пешерсәгез тагын да тәмлерәк булачак. Казанда үсемлек маен кыздырырга, шунда яшелчәләрнең бер өлешен салырга. Аннары зур кисәкле итне һәм өстенә кабат яшелчәләрне салырга, бераз кайнаган су һәм тәмләткечләр өстәргә. Хашламаны, томалап, 3-4 сәгать үз согында пешерергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар