news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмовның сәхнәдә хатынына «яратам» диясе килгән, әмма күңеле тулып әйтә алмаган

news_top
Булат Бәйрәмовның сәхнәдә хатынына «яратам» диясе килгән, әмма күңеле тулып әйтә алмаган
Салават Камалетдинов

Булат Бәйрәмов күңел кылларын тибрәтә торган видео күрсәтте. Видеода күренгәнчә, ул сәхнәдә роза бәйләме тотып, Ләйсәннең чыкканын көтеп тора. Аннары Булат йөзен чәчәк белән каплый, күңеле нечкәреп китә…

Тамашачылар Булатны алкышлар белән «юата».

«Син миңа чәчәк бүләк итәсең, ә мин нәрсә бүләк итим?» – ди хатыны Ләйсән.

«Син җыр бүләк ит. Янәшәмдә җырлап торсаң, башка бернәрсә кирәкми», – ди Булат.

«Гомеремдә беренче тапкыр сәхнәдә, концерт барышында, Ләйсәнгә матур сүзләр әйтеп, чәчәк бүләк итәсем килгән иде. Сүзләр әйтә башлагач әллә нәрсә булды да куйды. Сүзләр урынына, нишләптер, күз яшьләре бәреп чыкты.

Әллә яшь бара, әллә күңел нечкәрә, әллә...» – дип, йөрәк рәсеме куйган артист.

Бактың исә Булатның «яратам сине» дип әйтәсе килгән икән.

Тамашачылар исә иҗади гаиләгә матур теләкләр язып калдырган. Кайберләре исә Булатка кушылып «балавыз да сыккан».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар