news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов хатынына: «Нәрсә, хәзер кияүгә чыгасыңмы инде?»

news_top
Булат Бәйрәмов хатынына: «Нәрсә, хәзер кияүгә чыгасыңмы инде?»
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов Камал театрына «Ситса туй» спектаклен карарга барган. Сәхнәдә Винера Ганиеваның «Туй күлмәге» җырына кәләш һәм кияү бии. Шул вакытта кәләш чәчәк бәйләмен тамашачыларга ыргыта, һәм ул Ләйсән Гыймаеваның каршына ук килеп төшә.

«Нәрсә, хәзер кияүгә чыгасыңмы инде?» – дип шаярта видеога төшерүче ире Булат.

«Кулына эләкмәде, димәк, дөрес түгел», – дип язган видеоны караучыларның берсе.

«Кайчагында бәхет килгәндә туктап кала да, синнән каршысына адым көтә. Ясыйсың икән, бәхет сиңа омтыла, әгәр син борылсаң, бәхетең дә борыла», – дигән фәлсәфе белән дә уртаклашкан берәү. Иҗади гаилә дә аның белән килешүен дә белдергән.

«Әйбәт репетиция ясаганнар. Ярты зал аша кулына ук тоттырды диярлек. Актриса молодец», – дип комментарий калдырган җырчы ИлСаф.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар