news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов хатынын елаткан: «Югалтудан сине курыктым...»

news_top
Булат Бәйрәмов хатынын елаткан: «Югалтудан сине курыктым...»
Ләйсән Гыймаеваның шәхси архивыннан

Казанда узган концертларында алып баручы Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаеваны һәм барлык тамашачыларын елаткан. Булатның Ләйсәнгә сюрприз ясап башкарган җыры берәүне дә битараф калдырмаган. Ләйсән Гыймаева моннан 2 ел элек куркыныч чир белән көрәшкән иде. Хатынына багышланган җырга Булатның шул авыр сынау чорындагы хис-кичерешләре салынган.

«Өзгәләнде күңел, аңлатырлык түгел.

Яшәвемне җирдә мин оныттым.

Син бит җирдә минем өчен иң кадерле кеше,

Югалтудан сине курыктым...» – дигән юллар бар анда.

«Бер хыялым бар иде – Ләйсәнгә җыр башкарасым килгән иде. Бүген премьера булды. Сәхнә кырыенда Ләйсән үзе дә беренче тапкыр ишетте. Бу җырны ничек җырлап чыкканымны үзем генә беләм. Бик күп җылы сүзләр килде тамашачылардан, зур рәхмәт сезгә. Җырның язылу тарихын аерым чыгарырмын, бәлки», – дип язды Булат Бәйрәмов бу турыда сторисларында.

Җырны башкарганнан соң Булат тормыш иптәшенә бер кочак роза чәчәкләре бүләк иткән, үзен башка алай куркытмаска кушкан.

«Бөтен зал елады», – дип яза аларның тамашачылары һәм иҗади гаиләгә алга таба бары тик матур мизгелләрдән генә торган тормыш тели.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 12 ноябрь 2024
    Исемсез
    Туйларда, юбилейларда, мунчаларда сикергэлэп йорий торган ботен официант-тамадашниклар жырчы булып беттелэр. Татар сэхнэсен бер зур очсыз тауарлы вьетнам базарына эйлэндереп.
  • 11 ноябрь 2024
    Исемсез
    Дэшеп китеру Исэн-сау булсыннар
  • 11 ноябрь 2024
    Исемсез
    2-3 елдан бирле hаман шуны эйлэндерэлэр-тулгандыралар. Тынрак,тыйнаграк булсалар, хэерлерэк булмасмы. Аллах сакласын, чирне кузгатып, кабат душе китеру булмасын. Исэн-сау булсын народ.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар