Алып баручы Булат Бәйрәмовның бик күркәм гадәте бар икән – артист ел саен үзенең туган көнендә бер кочак чәчәк бәйләмнәре күтәреп иң якын кешесе – әнисе янына бара.
Әни, синең бәйрәмең бит бүген. Өченче улың туган көн белән сине, – дип килеп керә Булат әнисе янына. - Рәхмәт мине тудырганың өчен. Мин бит туар өчен берни дә эшләмәгәнмен. Ә син мең газап аша тудыргансың, үстергәнсең. Шуңа күрә, бүген синең бәйрәм. Абыйлар исеменнән дә котлыйбыз. Син безнең өчен бик кадерле. Сине малайларың да, киленнәрең дә, оныкларың да бик ярата. Тагын озак еллар туган көннәрдә котларга язсын сине, – ди ул.
Сезгә мине шатландырып торырга насыйп булсын. Сезнең булганыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә мин дә бик рәхмәтлемен, – дип сөенә бәхетле әни.
«Нинди мәрхәмәтле бала. Мондый уллар булганда әни кешегә «кызым юк» дип тә уфтанасы юк. Сокланам һәм котлыйм», «Нинди сөйкемле, гүзәл әби. Аннан җылылык һәм яктылык бөркелә. Озын гомерләр һәм нык сәламәтлек телим», «Елаттың, Булат. Бик дөрес эшлисең», – дип язалар әнисе белән Булатка.