news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов Резидә Шәрәфиеваны искә ала: «Үзе генә күрмәде...»

news_top
Булат Бәйрәмов Резидә Шәрәфиеваны искә ала: «Үзе генә күрмәде...»
Фото: «Татар-информ» архивы

Казанда Резидә Шәрәфиеваның 60 еллыгына багышланган концерт узды. Булат Бәйрәмов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә фикерләре белән уртаклашты.

«Резидә Шәрәфиевага 60 яшь тулган булыр иде... Юбилей концертын үзе уздырыр иде... Ләкин үзе булмаса да, шыгрым тулы зал белән искиткеч матур, җылы, хатирәләргә бай, бик күп дуслары-коллегалары катнашында концерт узды.

Бер дулкында булган тамашачылар еладылар да, елмайдылар да, әнисе Рәйханә апаны басып алкышладылар да. Концерт беткәч тә, озак кына, яраткан җырчыбызны алкышларга күмделәр. Үзе генә күрмәде...

Киләсе айларда Казанда, Чаллыда һәм туган ягы Минзәләдә дә әлеге концертны куячаклар, дип игълан иттеләр. Бармый калмагыз! Юбилеең белән», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар