news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов кадерле бүләк турында: «Әни махсус минем өчен алып кайткан иде»

news_top
Булат Бәйрәмов кадерле бүләк турында: «Әни махсус минем өчен алып кайткан иде»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Алып баручы Булат Бәйрәмов балачактан җылы бер хатирәсе белән уртаклаша.

«Миңа якынча 10 яшь булганда, безнең әти белән әни, ике «бюджетник», ялга диңгезгә киттеләр.

«Нәрсә алып кайтыйк?» – диләр. «Әни, миңа диңгез ташлары алып кайт әле», – дигән идем. Әни махсус минем өчен 5 таш алып кайткан иде. Мин ул 5 ташны үсмерчак буе бер җирдә саклап тоттым. Кулга алып хыяллана идем. 14 ел узгач, 24 яшемдә, беренче тапкыр диңгезне, ташларны күрдем. Диңгезгә килгән саен «балачак ташлары» искә төшә. Әни, шул вакытта ташлар алып кайтып биргәнең өчен зур рәхмәт сиңа, – дип сөйли ул диңгез буенда ташлар тоткан килеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар