news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева концертыннан дулкынландыргыч мизгел – видео

news_top
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева концертыннан дулкынландыргыч мизгел – видео
"Татар-информ" архивы

Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева концертында бер дулкынландыргыч мизгел булган. Әлеге видеоны «Татарлар дөньясы» «Телеграм» каналы куйган.

«Гомеремдә беренче тапкыр сәхнәдә, концерт барышында Ләйсәнгә матур сүзләр әйтеп, чәчәк бүләк итәсем килгән иде. Сүзләрен әйтә башлагач әллә нәрсә булды да куйды: сүзләр урынына, нишләптер, күз яшьләре бәреп чыкты. Әллә яшь бара, әллә күңел нечкәрә», – ди Булат Бәйрәмов.

«Яшь бара-бара бер-береңне тагын да кадерли башлыйсың, Булат. Шуңа күңел тула»;

«Вакыт узган саен бер-береңә хөрмәт арта. Әйтеп бетермәгән матур сүзләреңне өйдә әйтеп бетерерсең», – дип аңлатканнар тормышны күргән апалар Булат Бәйрәмовка бу халәтен.

«Бәхетле, тигез гомер итегез. Балаларыгызның игелеген күреп яшәрлек бәрәкәтле гомерләр насыйп итсен, Ходаем. Караганда да күзгә яшьләр тулды», «Тигез гомер итегез. Сезнең гаиләне яратам» – дигән матур фикерләр дә бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар