Алып баручы Булат Бәйрәмов сакал-мыек үстергәненә бәйләнеп интектерүчеләргә җавап бирергә булган. Артист сүзләренчә, аңа бу темага бихисап күп хатлар һәм комментарийлар килә. Ул шуларның берсен үзенең сторисларына да куйган. Анда бер хатын-кыз, исәнләшеп тә тормыйча, артистның сакалына бәйләнгән.
«Беренчедән, сакалны күңел кушуы буенча гына һәм Аллаһ ризалыгы өчен үстереп буладыр ул. Икенчедән, нигә сез чувашларга бәйләнәсез? Чувашка охшап калгансың, дигәнсез. Алар начар милләтмени? Аларны мыскыл итү булып чыга бит ул. Мин бер начар чуваш та белмим.
Аннан ни «сәлам», ни «исәнмесез» юк, әдәп дигән әйбер турында әйтмим дә инде. Бөтен проблемагыз минем сакал гына калдымы, башка проблемагыз юкмы дип сорыйсым килә? «Накипело», бу.
Болай һәрберегезгә исәнлек, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калам», – дигән Булат Бәйрәмов.
Артистны яклап, «подписчик»лары бик күп комментарийлар язып калдырганнар. Алар фикеренчә, сакал-мыек җибәргәч, Булат тагын да бруталь, матуррак ир-атка әверелгән.