news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылу яңа җырын тәкъдим итте

news_top
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылу яңа җырын тәкъдим итте
Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның олы кызлары Таңсылуның «Ак тамгалы сүзең» дигән яңа җыры барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Гүзәлия.

«Кызым, Таңсылу, уңышлар телибез сиңа, тырышсаң, барысы да яхшы булыр. Беренче мәхәббәтне искә төшерә торган җыр», – дип язган иҗади гаилә.

«Бик матур җыр. Таңсылу бик оста башкара, җырларын үлеп яратам. Уңышлар, алкышлар матур, акыллы кызга»;

«Бик тә яратып тыңлыйм, тавышы күңелгә ятышлы. Әйдә, алга!»;

«Матур җырлый. Җанга җылылык өсти торган йомшак, моңлы тавышлы Таңсылуга унышлар телим», – кебек комментарийлар язган җырны тыңлаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар