Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева әти-әни турындагы җыр яздырган. «Көчле җыр», дип кабул иткән тыңлаучылар.
Мәгънәле җырның сүзләрен Альбина Бәширова, ә көен Нияз Вәлиев иҗат иткән.
«Озак иҗат ителгән җыр. Барчабызга якын теманың заманча яңгырашы. Авторлар белән бергәлектә уйлана, эзләнә торгач туган җан авазы бу. Күңелдәге хисләребезне Сез дә аңларсыз дип ышанабыз», – дип язган иҗади гаилә.
«Әти-әни» җырын монда тыңлый аласыз.