Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төпчек кызларын бозау белән таныштырган

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төпчек кызларын бозау белән таныштырган
Фото социаль челтәрдән

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төпчек кызлары Зәйнәпне авылда бозау белән таныштырган. Җырчы яңа видеога «Шәһәр баласы беренче тапкыр авылда бозау күрә» дип исем биргән.

«Әйдә бозау янына барып киләбез», – ди җырчы кызына.

«Мин аны күрдем инде. Аны ашатырга кирәк. Ул тешләргә мөмкин. Аның имиеюк», – дип сөйләнеп нәни кыз чирәм җыя.

«Имие юк, ул бит әле нәни», – ди Ләйсән.

«Ул бит үгезбозау, малай», – дип ачыклык кертә Булат.

«Баласы гына түгел, әнисе дә беренче тапкыр күрә бугай. Үгезне танымый», – дип комментарий калдырган берәү.

Видеода күренгәнчә, нәни кызчык ерактан гына бозауга чирәм бирә дә куркып йөгерә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100