news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева татар җырчысының әти-әнисендә кунакта булган

news_top
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева татар җырчысының әти-әнисендә кунакта булган
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге битеннән

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева Ришат Төхвәтуллинның туган авылы Карамалы-Гобәйгә концерт куярга барган. Анда алар Ришатның әти-әнисе йортындә кунакта булган.

«Сез чакыргач, без килдек. Бәлеш пешереп, салат ясап каршы алдылар. Айрат абый һәм Розалия апа, җылы каршы алганыгыз өчен рәхмәт. Сезгә гаилә бәхете, балалар, кияүләр-киленнәр сөендереп торсын», – дип теләде Булат Бәйрәмов табын артыннан кузгалгач.

Булат авылдагы йортта «Ришатның уңышлары почмагы»н да күрсәтте. Анда җырчының дипломнары, премияләре, медальләре тезелеп тора.

Видео Булат Бәйрәмовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар