news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева җәйге каникуллар башлануга сөенә

news_top
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева җәйге каникуллар башлануга сөенә
Фото: Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге cәхифәсеннән

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов гаиләсе шаян видео белән җәйге каникуллар башлануга шатланганнарын күрсәткән. Булат Бәйрәмов балаларының өстәлдәге бөтен уку кирәк-яракларын, дәфтәр-көндәлекләрен чүп чиләгенә «озата». Ләйсән исә шкафтагы уку киемнәре, ак күлмәкләр, сарафаннарны капчыкка тутыра.

«Ура! Каникуллар! Балаларга гына түгел, үзебезгә дә матур җәйге яллар», – дип яза шаян гаилә.

Күңелле музыка белән бизәлгән бу видеоны кешеләрнең кәефләрен күтәргән. «Каян уйлап бетерәсез?», «Без дә шулай иттек», «Август азагында балаларыгызны барып алырга оныта күрмәгез тагын», – дип көлешкән халык бу пост янында.

Бу «оптом» юкка чыгару процессын төп Булат белән Ләйсәннең уртанчы кызлары Зифаның әйберләре үткән булса кирәк. «Минем әйберләрем….» – дип, моңсу смайллар тезгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар