Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмовтан кесальдия рецепты

Бу ризык бик тиз әзерләнә һәм бик тәмле була.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмовтан кесальдия рецепты

«ТМТВ» телеканалында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмовтан бик җиңел әзерләнә торган тәмле кесальдия рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: гөмбә, тавык ите, сыр, ләвәш, тоз, борыч, тәмләткеч (прованские травы), майонез, кетчуп.

Эш барышы:

Гөмбәне белән тавык итен үсемлек маенда кыздырырга, тәмләткечләр салырга кирәк;

Сырны вак угычтан уарга;

Майонез белән кетчупны кушарга да, пешкән тавык һәм гөмбә өстенә салып аерым савытта болгатырга;

Ләвәш өстенә юка итеп сырны җәяргә;

Ләвәшнең яртысына тавыклы-гөмбәле массаны салырга, ә икенче яртысы бн капларга;

Майлы табада ике ягыннан сыр эрегәнче кыздырып алырга.

Кесадилья әзер! Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100