«ТМТВ каналында «Тәмле көрәш» тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмовтан чахохбили рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: тавык ите, помидор, суган, татлы борыч, сарымсак, хмели-сунели тәмләткече, тоз, борыч.
Эш барышы: тавык итен эре кисәкләргә турарга, кызган табада як-ягын кыздырып алырга кирәк. Тавык ите өстенә вак итеп туралган помидор салырга һәм 20-25 минут томалап пешерергә.
Суганны ярымбоҗралап турарга, аерым табада саргылт төскә кергәнче кыздырырга.
Бер татлы борыч һәм 3-4 тырнак сарымсакны турап, тавык өстенә салырга.
Кызган суганны да тавык өстенә салырга, тоз һәм борыч сибәргә, 10 минуттан соң 2 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече салыраг кирәк.
15 минуттан чахохбили әзер.
Табынга биргәндә өстенә кинза яшеллеге турап салырга.