Булат Бәйрәмов тырнагын кызылга буярмы?
Танылган ди-джейга тырнагын кызылга буяп, чәчен сарыга манарга туры килмәгәе.
14 февраль, Гашыйклар көнендә, алып баручы Булат Бәйрамов Инстаграмында хатыны Ләйсән белән төшкән фото урнаштырган. Ләйсән Гыймаеваны кочаклап төшкән фотода пар бер төрле киенгән. Икесендә дә бер төрле свитер һәм джинс чалбар.
"Булатка чәчен сарыга манып, тырнагын кызылга буйыйсы калган, шул вакытта бөтенләй бер төсле булырга иде", - дип киңәш иткән Булатның бер инстадусты. "Эшләп карыйсы булыр", - дип язган Булат.
Ләйсән теләсә, Булат эшләр дә! Ләйсәннең шундый чагы - аңа каршы килергә ярамый. Җырчы пар өченче бәбиләрен көтә, диләр.