Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов туйда бүләк җыярга өйрәтә - видео

Булат Мәскәү туе мисалында бүләк җыю йоласын күрсәтә. Кияү белән кәләш зал уртасында басып тора. Кунаклар берәмләп кәләш янына киләләр. Алар киленнән "Альяпкычыңны кем бәйләде", дип сорыйлар. Кыз "Әнием" дип җавап бирә.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов туйда бүләк җыярга өйрәтә - видео
Кунакларның барысы да диярлек шушы сорауны бирәләр икән. Кыз аларның барысына да мөлаем гына җавап кайтара. Шуннан соң алъяпкыч кесәсенә конвертлар салып китәләр.

Булат Бәйрәмов Мәскәүдә узган туйдан видеоны инстаграмдагы битенә урнаштырды. 

"Түбән Новгород өлкәсе татарларның бик матур традицияләре бар: туй мәҗлесе ахырында кияүнең әнисе киленгә матур фартук бәйли. Шул вакыт кунакларның берсе: "Кем бәйләде фартугыңны?" - дип сорый. Кәләш: "Әнием!" дип җавап кайтара. Һәм барлык кунаклар диярлек кәләш янына килеп шул сорауны кабатлый, ә кәләш елмаеп, мөлаем тавышы белән: "Әнием" дип җавап кайтара. Кунаклар исә җавапны ишетеп фартук кесәсенә "күчтәнәчләр" салалар. Бездә, Татарстанда бу традиция бармы ул? (махсус "фартук" дип яздым, нижгарларча)", дип язып калдырган Булат Бәйрәмов видео янына.

Инстачыларның күбесе мондый йоланы белмәвен әйтә. "Арчада Латыйповлар алып барган никахта беренче тапкыр күрдек", - дип язган бер инстачы.  
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Нижгар өлкәсе татарларның бик матур традицияләре бар: туй мәҗлесе ахырында кияүнең әнисе киленгә матур фартук бәйли, шул вакыт кунакларның берсе: "Кем бәйләде фартугыңны?" -дип сорый, кәләш: "Әнием!" дип җавап кайтара. Һәм барлык кунаклар диярлек кәләш янына килеп шул сорауны кабатлый, ә кәләш елмаеп, мөлаем тавышы бн: "Әнием" дип җавап кайтара. Кунаклар исә җавапны ишетеп фартук кесәсенә "күчтәнәчләр" салалар) Бездә, Татарстанда бу традиция бармы ул??? (махсус "фартук" дип яздым, нижгарларча) #никах #булатбайрамов #ведущиймосква #ведущийказань #хэлэлтуй

Публикация от Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100