Булат Бәйрәмов үтмәс пычкы белән утын кисеп интегә
Шоуменның хатыны иренең хыялын сурәтләгән.
Булат Бәйрәмовның хатыны Ләйсән Гыймаева ире белән чиратлап утын кискән видео куйган. Видео янына: «Булатның хыялы һәм чынбарлыгы», — дип тә язган.
Видеодан аңлашылганча, шоумен утынны бензин пычкысы белән хатыны кисеп бетерер дип хыяллана икән, ә чынлыкта, үзе кул пычкысы белән кисеп интегә.
Инстачылар видеоны «көлдердегез» дип кабул иткән. Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында Булат өчен чын-чынлап борчылучылар да бар.
«Шулай инде хатының иң башына менеп утыргач — сиңа хыялланырга гына кала»;
«Мескен Булат»;
«Булат берүзе шул. Тизрәк кияүләр кирәк»;
Минем штиль бар. Биреп торыйммы? Утын кисәргә булса, мин иргә ялынмыйм, үзем кисәм»;
«Пычкыны үткенләргә кирәк», — дип комментарий калдырган алар.