news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов үтмәс пычкы белән утын кисеп интегә

Шоуменның хатыны иренең хыялын сурәтләгән.

news_top
Булат Бәйрәмов үтмәс пычкы белән утын кисеп интегә
Рамил Гали

Булат Бәйрәмовның хатыны Ләйсән Гыймаева ире белән чиратлап утын кискән видео куйган. Видео янына: «Булатның хыялы һәм чынбарлыгы», — дип тә язган.

Видеодан аңлашылганча, шоумен утынны бензин пычкысы белән хатыны кисеп бетерер дип хыяллана икән, ә чынлыкта, үзе кул пычкысы белән кисеп интегә.

Инстачылар видеоны «көлдердегез» дип кабул иткән. Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары арасында Булат өчен чын-чынлап борчылучылар да бар.

«Шулай инде хатының иң башына менеп утыргач — сиңа хыялланырга гына кала»; 

«Мескен Булат»;

«Булат берүзе шул. Тизрәк кияүләр кирәк»;

Минем штиль бар. Биреп торыйммы? Утын кисәргә булса, мин иргә ялынмыйм, үзем кисәм»;

«Пычкыны үткенләргә кирәк», — дип комментарий калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар