Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов июньдә балаларга түләнәчәк Путин акчасын штрафка «тотып бетергән»

Шоумен әллә ничә кат битлек һәм перчатка кигәнен видеога төшергән.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов июньдә балаларга түләнәчәк Путин акчасын штрафка «тотып бетергән»
Солтан Исхаков

Булат Бәйрәмовның хатыны Ләйсән Гыймаева көн кадагына туры килгән видео куйган.

Видеода ул Булатка кибеткә барып килергә кушып, перчатка һәм битлек бирә. Булат кичә кибеттә битлек һәм перчатка кимәгән өчен штраф салуларын әйтә.

«Аннары почтада, автобуста һәм бәдрәфтә дә штраф салдылар», — ди шоумен һәм бер-бер артлы битлек белән перчатка кия.

«Июньдә балага алачак 10 мең акча юк инде. Менә бүген штраф салып карасыннар», — ди ул өченче кат перчатка киеп.

Бу видео инстачыларның күңелен күтәргән. Алар «рәхәтләнеп көлгән» смайликларны кызганмаган, шулай ук «күңелне күтәрдегез», дип комментарий калдырганнар.

«Бер кул белән бирәләр, икенчесе белән алалар инде»;

«Ләйсән, сез чын артистка»;

«Сулый аламы соң?»;

«Бездә дә шулай, сагалап кына торалар. Битлек булып та, перчаткаң булмаса, эш харап. Рәхим итеп штраф түлә! Менә шулай йөрибез, перчатка киеп куллар суламый, тирли. Битлек киясең - сулый алмыйсың», - дип комментарий калдырган иҗади гаиләнең тамашачылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100