Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов хатынына утта янмый, суда батмый торган «Мерседес» алган - видео

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева «Фуфунья»ның чираттагы маҗараларын тәкъдим итте.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов хатынына утта янмый, суда батмый торган «Мерседес» алган - видео
Михаил Захаров

Булат белән Ләйсән урам буйлап бара. «Хатын, сиңа бүләккә машина алдым әле мин», — ди ире. «Нәрсә уңаеннан?» - дип кызыксына хатын. «Сине ярату уңаеннан», — ди Булат.

Хатын исә моны күптән төштә күргән икән инде. Видеода «Мерседес» машинасы, Ләйсәннең шул машинага утыруы күренә, хыялы сурәтләнә.

Шуннан соң Булат Ләйсәнне арбалы УАЗ машинасы янына алып килә. Ләйсән УАЗ билгесен күреп шакката. «Кайда соң „Мерседес“ билгесе?» — ди. Булат исә мондый билгенең текәрәк булуына ышандыра, эчкә кереп утырып карарга куша.

Ләйсән машина эченә кереп, саклык мендәрләрен дә сорап маташа. «Хәзер мин сиңа сигез мендәр алып чыгам», — ди ире.

«Менә сиңа утта янмый, суда батмый торган «Мерседес», — ди.

Ләйсән исә: «Төшемдә „Мерседес“ күргән идем», — дип тарткалашмакчы була.

«Мин дә төшемдә Анджелина Джолины күрдем», — ди аңа ире.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100