Булат Бәйрәмов хатыны Ләйсән Гыймаевадан качып инглизчә җыр яздырган
Булат Бәйрәмов тормыш иптәшенә җыр бүләк иткән.
“Бүген төнгә каршы кызларым килеп, “Әти, синең әнигә серенада җырлаганың бармы?” – дип сорадылар. Уйга калганымны күреп, “Әйдә, инглизчә берәр җыр башкар әле, сәбәбе дә бар (14.02)” дигәч, Ләйсәннән качып бу җырны яздырдык. Төнге МУЖыкада уйнау”, - дип язган Булат Инстаграм битендә.
“Рәхмәт инде, татарчасын гына аңладым, әмма барыбер күңелемә ятты”, дип язып калдырган Ләйсән Гыймаева.
“Бик матур”, “Шәп булган бу”, “ИР КЕШЕ”, дип, хәтта зурдан язып калдырган Булатның инстадашлары.
Сезгә ошыймы, дуслар?