news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов «Фуфунья»сын ялга алып чыккан - кызык видео

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева кызыклы видеолар төшереп, тамашачыларын көлдереп тора.

news_top
Булат Бәйрәмов «Фуфунья»сын ялга алып чыккан  - кызык видео
Рамил Гали

Ирле-хатынлы җырчыларның «Фуфунья ялда» дигән видеосы чыкты. Ләйсән Гыймаева аны инстаграмдагы сәхифәсенә куйган. «Шәһәр хатыны пикникка чыккач», — дип яза ул видео янына.

Кадрларда егет белән кыз су буенда. Кыз гел «фу» дип тора, аңа су да ошамый, ятарга ятагы да юк икән. «Фу, су чиста түгел, фу, мин монда йөзмим», — ди ул.

Кызынырга ятак та юк. Ире аңа комда ятып кызынырга тәкъдим итә. «Фу, ятмыйм, анда микроблар», — ди Ләйсән.

Ул балалар һәм ире белән бер палаткада ятудан, корымга баткан савытта пешкән ризыкны ашаудан да баш тарта.

Ахырда ачуы чыккан ир — Булат — хатынын аерым йоклый торган капчыкка сала, авызына чүпрәк тыгып куя. «Менә бу сиңа аерым палатка, аерым ятак, унитазы да шунда булыр», — ди ул.

Инстачылар видеоны ошаткан. «Көлдереп үтерәсез. Тагын нинди кызык уйлап чыгардылар икән дип, карыйсы килеп тора», «бик кызык», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар