news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның җәй көне төшерелгән клибы чыкты

Иҗади гаилә «Яратмыйсың, яратам» дигән шаян җырны башкара.

news_top
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның җәй көне төшерелгән клибы чыкты
Салват Камалетдинов

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева «Яратмыйсың, яратам» дигән шаян җырына клип төшергән. Бу хакта Ләйсән Гыймаева үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Җырның авторлары — Альбина Бәширова белән Хәмит Кәримов.

«Иҗат җимешебез сезнең күңелләргә хуш килер дип өметләнеп калабыз», — дип язган җырчы.

Бу шаян җыр күпләрнең яраткан җырына әверелгән. «Җырыгыз да, клибыгыз да күңелле, кызык һәм дә тормышчан! Күңел төшенкелегенә бирелмәскә менә дигән җыр, клип! Рәхәтләнеп тыңлыйбыз һәм дә карыйк әле», — дип язган тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар