Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары «леди» булырга өйрәнә

Иҗади гаилә кызлары Зифаның матур фотоларын куйган.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның уртанчы кызлары «леди» булырга өйрәнә
Салават Камалетдинов

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева уртанчы кызлары Зифаның матур, зәвыклы итеп киенеп төшкән фотоларын куйган. Иҗади гаиләнең кызлары «леди» булырга өйрәтә торган мәктәпкә йөри башлаган икән.

«Монда алар чын мәгънәсендә «леди» булырга өйрәнә. Баланың үзенә дә, безгә дә бик ошый.

Программада эстетик тәрбия, бию, мода һәм стиль, актёрлык түгәрәге, психология дәресләре каралган. Шулай ук кеше каршында чыгыш ясарга һәм фотога төшәргә өйрәтәләр, башка күп төрле тренинглар да бар.

Кыз балалар ике төркемгә бүленә: 4-5 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 13 яшькә кадәр», — дип язган җырчы.

Иҗади гаиләнең виртуаль дуслары «сөйкемле бала», «чибәр кыз», «матур», «аңа күбрәк елмаерга кирәк», «принцесса», — дип комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100