Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева сайлау темасына кызыклы видео төшергән

Инстачылар Булат Бәйрәмовны сайлаган.

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева сайлау темасына кызыклы видео төшергән
Солтан Исхаков

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева төшергән видеоларның соңгылары сайлаулар темасына багышланган иде. Ләйсән ирен президент итеп күрергә тели, президент хатыны буласы килә, тик Булатның гына җаваплы эшкә алынасы килми.

Инстачылар иҗади гаиләнең видеоларын шулкадәр яратып караганнар, хәтта чынлап торып бюллетеньда Булат Бәйрәмовның исемен эзләгәннәр. Хәтта берсе президентлыкка кандидатлар исемлегенә Булат Бәйрәмов дип өстәгән дә, аны сайлап тамга куйган һәм фотога төшереп артистка юллаган. «Ләйсән Гыймаева бик каты әзерләде бит, тырышлыгы әрәм булмасын», — дип тә язган инстачы.

Булатның күңеле булган инде, үз аккаунтына фотоны куеп, «Гөлназ, рәхмәт», — дип тә язган.

Башка сайлаучылар да: «Кандидатлар исемлегендә сезнең исемегез юк иде, кәеф төшеп кайтты», «Исемлектә сез булмагач, бармыйбыз да», — дип язганнар уены-чынын бергә.

«Булатның исемен өстәп, сайлап кайтыйк», «Бу — шәп идея», — дип күтәреп алучыларны: «Максатчан рәвештә бюллетень бозган өчен баштан сыйпамыйлар», — дип кисәткән бер журналист.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100