Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов: Бала тудыру йортына кергәч, Ләйсәнгә, аналарга карата хөрмәтем артты гына

Татар эстрадасы җырчысы – Булат Бәйрәмов белән әңгәмә оештырып алдык. 

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов: Бала тудыру йортына кергәч, Ләйсәнгә, аналарга карата хөрмәтем артты гына
- Тормышыгызда нинди яңалыклар бар?

- Кечкенә кызыбызга бер яшь тула.

- Нинди җырлар әзерлисез?

- Ләйсәннең яңа җыры чыга хәзер. Җырның исеме - “Яратам”.

- Инстаграм челтәрендә балаларыгыз белән җырлар еш урнаштырасыз. Ни сәбәпле?

- Башкаларга кызыбызның җырлый белгәнен күрсәтер өчен.

- Балаларыгыз кем булырга тели? Җырчы булырга телиләрме?

- Зурысы җырчы булырга тели, ләкин үзгәрергә дә мөмкин. Ул хәзерге вакытта бертөрле, өч ел элек бертөрле иде. Ул әле җиденче сыйныфта гына укый.

- Инстаграм челтәрендә кызыгызны “Голос. Дети” тапшыруына катнашырга тәкъдим итеп язучылар да бар. Шушы тәкъдимнәргә ничек карыйсыз?

- Уйлап караган юк иде. Шоу-бизнес белән бик бәйлисе килмәгән иде әле.

- Ләйсән Гыймаеваның инстаграм челтәрендә баласына носки кигезми, суыкта йөртә дип гаепләп язалар. Шул хакта сез ниләр уйлыйсыз?

- Төрле кеше була. Кемнекедер туңа, кемнекедер юк дигәндәй. Бала чыныгырга тиеш. Баланы бит парникта үстергән кебек үстерергә ярамый. Бала идәндә дә, чирәмдә дә аунарга тиеш. Хәзер бигрәк игътибар бирәләр, носкига да карап торалар. Кайберәүләр бөтенләй ялан тәпи балаларны карда йөртәләр, чыныктыралар. Без әле алай кардан йөртмибез, әле мин ныграк та чыныктырыр идем. Киресенчә әле артык җылы зыян булырга мөмкин.

- Өч кыз әтисе булу ничек ул?

- Аллага шөкер, бик рәхәт, бик тәмле. Сөеп туеп булмый, шундый рәхәт. Башкаларга да шуны телим.

- Әниегез бала тәрбияләүдә киңәшләр бирәме? Нинди?

- Хәзерге вакытта өченче бала үстерәбез үзебез киңәш бирерлек. Балаларны карашырга, әлбәттә, булыша. Яшәсен әби-бабайлар, кемнәрнең бар, бик бәхетле инде ул кешеләр. Балаларны карыйм дип атлыгып торучылар булса, бик яхшы инде. Бик зур ярдәм, терәк ул.

- Сез бала тудыру йортында хатыныгыз белән бергә булдыгыз. Сез моңа ничек карыйсыз? Нигә сез дә ул процесста катнаштыгыз?

- Әйе, аллага шөкер. Икенчесе һәм өченчесе белән. Беренчеләрдән булып, баланы кулыма аласы килде. (көлә) Ләйсәнгә инде мораль яктан ярдәм. Иң мөһиме бит авыр, җитди вакытта бергә булырга кирәк. Балаларың да аннары белеп үсә, үзләренең әти кеше өчен мөһим урын алып торуларын аңлый. Аларның сиңа карата ышанычы да югары дәрәҗәдә була. Беренче баланы тапканда яшь идек, шуның аркасында, бәлки, кермәгәнмендер, Ләйсән үзе дә теләмәгән иде, без аны уйлап та карамаган идек. Монда бит әле хатын-кызның да ризалыгы булырга тиеш, син аның теләгенә берничек тә каршы килергә тиеш түгелсең. Шулай ук ир-ат кермим дисә, хатын-кыз да аны мәҗбүриләп кертергә тиеш түгел. Ике як та риза булса гына, керергә була. Минем анда кереп Ләйсәнгә, аналарга карата хөрмәтем артты гына.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100