Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат әти-әнисенә пычак белән ташланган

news_top_970_100
Булат әти-әнисенә пычак белән ташланган

Свердловск өлкәсендә фаҗига булган. Анда II төркем инвалидлыгы булган 37 яшьлек Булат А. пенсионер әти- әнисенә пычак белән ташланган. Атасы (65 яшь) вафат булган, табиблар ананың (64 яшь) гомерен саклап калырга тырыша.

Бу хәл Югары Пышма шәһәрендә була. Гаилә фатирда яшәгән. Барысы да пенсионерлар.

«SHOT» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, кичен гаилә көнкүреш мәсьәләсе аркасында талаша башлый, шуннан соң ир-ат, кухнядан пычак алып, әти-әнисенә ташлана.

Пенсионерлар подъездга чыгып, улын тыштан бикләп куя ала. Күршеләре «ашыгыч ярдәм» чакырта.

Ата кеше соңрак вафат була, аның күкрәк читлеге һәм бот сөяге яралана. Ана кеше хәзер реанимациядә, аның җәрәхәтләре билендә.

Һөҗүм итүче тоткарланган, сорау алу вакытында ул дәшми утырган. «Үтерү» һәм «Үтерүгә омтылу» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка 15 елдан артык колония яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100