Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Абдрахманов: Авыл дискотекаларының юкка чыгуы нәрсәгә китерә?

Әле ничә ел элек кенә DJ Шәкерт авылда һәм калада үтүче татар дискотекалары турында интервью биреп, YouTube йолдызына әйләнгән иде. 2009нчы елларда авыллардагы дискотекаларда клублар шыгрым тулган булса, калаларда бу юнәлеш әле үсеп кенә килә иде. Ә хәзер татар дискотекалары нинди хәлдә?

news_top_970_100
Булат Абдрахманов: Авыл дискотекаларының юкка чыгуы нәрсәгә китерә?

Әлбәттә, сигез ел эчендә барысы да тамырыннан үзгәрде. Тулырак итеп карап китик.

Шәһәрдә татар дискотекалары соңгы елларда шактый үсеш алды. Популяр клубларда атнага бер булса да татар дискотекалары уза: Discoteka Forum, Kuray Mega Dance, Tatar Star, Tatar Party һәм башкалар. Татар дискотекалары чәчәк аталар дияргә була.

Авыл дискотекаларында, гомумән, бүтән төрле күренеш. Мисал өчен Балтач районын алыйк. Моннан берничә ел элек ялларда авыл клубларында аяк атларлык та урын булмый иде. Бер төн эчендә 4-5 авыл дискотекасында күңел күргән яшьләр дә җитәрлек иде ул вакытта. Бераздан бу күренеш сүрелә башлады, соңыннан, килүчеләр булмау сәбәпле, кайбер авылларда ял көннәрендә авыл дискотекалары бөтенләй үткәрелми башлады. Ә хәзер аларны бармак белән генә санап була.

Ни өчен хәзер шулай? Ни өчен яшьләр, гомумән, өйләреннән чыкмый? Аларга нинди стимул кирәк? Әллә балалар саны кимедеме? Закон артык зур чикләр куямы? Сораулар бик күп.

Ә  хәзер бу ситуациягә икенче яктан карап карыйк. Авылда клубларында дискотекалар гөрләгән заманда әти-әниләр балалары өчен тыныч була алалар иде. Чөнки төнге 12ме, иртәнге 3ме яки 5ме, алар барыбер өйгә кайталар. Гомумән, ата-аналалар балаларын контрольдә тота алалар иде.

Ә хәзер нәрсә? Юкка гына калада дискотекалар кинәт үсеш алмады бит. Авылда әти-әни канаты астында үскән бала, Казанга килүгә иреккә чыга, үзенә үзе хуҗа, нишлисе килә - шуны эшли. Аеруча кызлар начар юлга кереп китә: алкоголь, тәмәке, начар компанияләргә иярәләр. Әти-әниләр, иртән укырга барасы булгач, балалары инде күптән йоклыйдыр дип, тыныч күңел белән уйлап ята. Шул вакытта балалары төнге клубларда бәйдән ычкынган эт кебек йөри.

Әлбәттә, бөтен яшүсмерләр дә бу категориягә керми, чөнки балага нинди тәрбия бирәсең, ул шундый булып үсә.

Татар дискотеклары исәнме икән? Әлбәттә алар исән, алар үсә, үзгәрә, көндәлек яңа йөзләр барлыкка килә, әмма ләкин болар барысы да Казанда, ә авылларда, кызганыч, бу юнәлеш үлеп бара. 

Авылларда татар дискотекалары ни өчен юкка чыгып бара? Бу сорауны без яшьләрнең үзләренә юлладык.

Рифнур Миңгазов, Кукмара егете, 22 яшь.

Клубларга бик сирәк барам. Ярты елга 2 тапкыр булдым. Анысы да Казанда – Kuray Mega Dance һәм Дискотека Форумда. Халыкчан дискотекалар. Татар халык биюләрен дә куерга онытмыйлар. Яшьләр андый кичәләргә яратып йөри.

Ә авыл клубларына җомга һәм шимбә кичләрендә җан керә. Яшьләр жыела, әмма хәзерге яшьләр клубка җыелып бию ,күңел ачуга караганда берәр бинада, коттедж яки табигатьтә җыелып утыруны күбрәк яраталар.

Минемчә, бу студентларыбызның шәһәр тормышыннан арып, авылда гына булса да тынычлыкта ял итәргә теләүләреннәндер. Җәйне көтәбез инде. Каникуллар башлангач, авылда аерым бер атмосфера туа. Минемчә, авыл дискотекаларың киләчәге бар. Күзәтүләрем буенча, яшьләр хәзер авылга кайтып тормыш корудан курыкмый. Бу үзе бер авыл тормышын торгызуга яңа адым.

Аэлита Борисова, Казан, 22 яшь.

Татар дискотекалары исән,хәзерге вакытта аларга халык күбрәк йөри башлады. Шәhәрдә булган татар дискотекаларында да халык күп.  Йөри торган урыным бер генә - ул Корстонда(Жужу бар) Татарпати дискотекасы.

Авылда яшьләр күп, алар урамга чыгалар, тик менә клубны ачмыйлар. Шуңа күрә авылның урамнарында  биергә hәм күңел ачарга туры килә.

Рүзәл Мөхәммәдиев, Балтач, 20 яшь. 

Дискотекалар исән. Минемчә, Татарстанда татар дискотекалары гына да өстенлек итә. Балтач районында гына да якынча 3-4 дискотека бар.

Элеккеге белән чагыштырганда, хәзер яшьләр азрак йөри ,чөнки хәзерге заманда күңел ачу урыннары бермә-бер күбрәк.Шуңа яшьләргә сайлау мөмкинлеге зуррак.

Шәһәр дискотекаларына, әлбәттә, кеше йөри. Бик күп булмаса да, аз дип әйтү дә дөрес түгел. Чөнки шәһәрдә һәр дискотеканың үз үзенчәлеге бар, шуның белән яшьләрне кызыксындыралар. Шәхсән үзем дискотекаларга күбрәк алып баручы булып йөрим, шуңа башкаларына йөрергә вакыт калмый дисәм дә була. Ләкин шулай да ял итәргә баргалаган чаклар була.

Кайсы яхшырак, кайсы начаррак дип әйтүве бик авыр,чөнки һәр дискотеканың үз стиле. Ә иң популяр булганнардан дип Казанда Diskoteka Forum, Kuray Mega Dance хәм Tatar style дискотекаларын саныйм.Ләкин алардан тыш та татар дискотекалары эшләп тора.

Авылда клубка йөрмиләр дип әйтү дә дөрес түгел, әгәр яхшы дәрәҗәдә оештырылган дискотека булса, авыл яшьләре рәхәтләнеп йөриләр.Шәһәр белән чыгыштырырлык түгел, ләкин авыл өчен чагыштырмача яхшы күрсәткечтә халык җыела.

Авылдагы дискотекаларга законнар начар йогынты ясый. Һәр яклап кысалар һәм үткәрергә аз мөмкинчелек куялар. Вакытны чикләп, халык санын киметәләр! Россиянең бүтән өлкәләрендә бу башкача. Шул ук вакытта яшьләр үзләре дә культуралы ял итмичә, сугыш -фәлән чыгарып, дискотеканы бозалар. Авыл җирендә бу участковыйлар җилкәсендә. Аның кадәр яшьләрне карап бетерү аларга да бик авыр. Ә инде шәһәр клубларында ЧОПлар эшләве аркасында тәртип кырыс саклана.

Шәһәр белән авыл дискотекаларын чагыштырырга кирәкми дә. Дәрәҗәсе дә, сыйфат-кызыксындыру чаралары да шәһәрдә бермә-бер зуррак. Әмма авылда оештыручылар да зур тырышлык куеп эшләсәләр, халык йөрми дип әйтеп булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100