Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булат Бәйрәмов «этле туй» уздырган

news_top_970_100
Булат Бәйрәмов «этле туй» уздырган
Фото "Татар-информ" архивыннан

Булат Бәйрәмов виртуаль дуслары белән бер туй мәҗлесеннән видео белән уртаклашты.

«Бик күңелле, рәхәт туй булды. Яшьләр үзләре дә, әти-әниләре һәм кунаклары да «ут» иде. Бу эткә күпләрегез шаккатты, сез түгел үзем дә шаккаттым, тел шартлаттым. Таныш булыгыз, «Бадди», – дип язган ул.

Видеода күренгәнчә, анда кияү белән кәләш мәҗлес залына керә һәм алар үзләре генә түгел… Кияү муенчаклы баудагы этне дә тоткан. Күрәсең, яшьләр бәхетле көннәрендә иң якын дусларының янәшә булуын теләгән.

Яшь парлар биегәндә эт тә алар янында йөреп тора. Мәҗлес азагында кияү алып баручыга рәхмәт әйткәндә, этне кәләш тотып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100