Мошенниклар мессенджерларда, бензин сатып алырга тәкъдим итеп, Татарстан халкын алдый башлаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе мошенниклыкларны ачыклау бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оператив хезмәткәре Рәдис Йосыпов сөйләгән.
«Хәзер бездә бензин темасы актуаль, интернет аша, төрле төркемнәр аша мессенджерларда ягулык-майлау материаллары сатулары турында белдерүләр урнаштырыла, дигән мөрәҗәгатьләр килә. Мошенниклар бензин алырга тәкъдим итә, китереп тә бирәләр, бүләккә канистр да вәгъдә итәләр, ләкин моның өчен алдан түләү сорыйлар. 100 сумнан 150 сумга кадәр бәя тәкъдим итәләр. Авыр хәлдә калган кешеләр аларга мөрәҗәгать итә һәм акчаларын югалта», – дип сөйләде Рәдис Йосыпов.
Ул билгеләп үткәнчә, шулай ук интернет аша автомобиль сатабыз дип алдаулар да шактый.
«Алар саткан һәм чит илдән кайтарткан булып кылана. Мошенниклар ялган сайтлар, төрле социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда төркемнәр төзи. Нигездә Корея, Кытай һәм Белоруссиядән машина алып кайтырга вәгъдә итә. Шул рәвешле, мошенниклар Чаллы кешесен 1,2 млн сумга алдаган», – дип өстәде ул.