Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүләккә биргән сертификатны акчага ничек алмаштырырга?

news_top_970_100
Бүләккә биргән сертификатны акчага ничек алмаштырырга?
Фото: © «Татар-информ»

Бүләккә бирелгән сертификат картасын кибеттә акчага алмаштырып була. Бу турыда юрист Илья Русяев «Известия» газетасына сөйләгән.

Юрист сүзләренчә, сертификатны акчага сатып алган кеше үзе дә, бүләк итеп алган кеше дә алмаштыра ала. Бу турыда РЕН ТВ яза.

«Төп шарт – сертификат өчен акча түләнгәнен раслый торган документлар булырга тиеш. Ул сатып алучы исеменә булган касса чегы да, нәкъ менә шушы кешегә шушы сертификат бүләк ителгәнен раслый торган документ та булырга мөмкин», – ди ул.

Юрист сүзләренчә, бүләк сертификат юридик яктан кыйммәтле кәгазь булып саналмый. Ул – аванс түләве кертелүен раслый торган документ. Аның ярдәмендә эквивалент суммага товарлар яки хезмәтләр сатып алып була, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100