news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зәйдән махсус операция ветераны: «Бәхетнең нәрсә икәнен аңлый башладым»

news_top
Зәйдән махсус операция ветераны: «Бәхетнең нәрсә икәнен аңлый башладым»

Руслан Фәйзрахманов сугышка йөрәк кушуы буенча китә – ил өчен файдалы буласы килә аның. Разведкада хезмәт итә, пилотсыз очкычларга каршы тору төркемен җитәкли, тик соңыннан җитди яралана һәм комиссияләнә. Тыныч тормышка кайткач, ул һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәнә: моңа аны сугыш өйрәткән.

«Махсус операция башланган вакыттан ук, Ватанны сакларга барасы килә, дип йөрдем»

Махсус операция ветераны Руслан Фәйзрахмановка 38 яшь. Ул Зәйдә яши, 2 ел хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Сугыштан ул җитди яраланып кайта, шуннан соң табибларга аның сөяген титан протезга алмаштырырга туры килә.

2022 елның көзендә мобилизация башлангач, Руслан хәрби комиссариатка повестка алырга үзе бара.

«Мин төньякта Яңа Уренгойда вахта белән эшләдем. Кайтуга ук хәрби комиссариатка бардым. Анда минем документлар булмавы ачыкланды, мин Зәйгә 2017 елда күченеп кайттым, элек төньякта яшәдем. Әгәр үзем бармаган булсам, миңа повестка килмәс иде. Әмма мин махсус операция башлангач та, Ватанны сакларга барасы килә, дип йөрдем. Гаиләмне факт алдында калдырдым, әлбәттә, алар борчылды, әмма мин хәл иткән идем, мине кире күндерүнең файдасы юк иде», – дип сөйли Руслан.

Руслан армиядә разведкада хезмәт иткән була, аны шундук разведчик белгечлегенә чакыралар, ул теләп ризалаша.

«Мин Көньяк Донецк юнәлешендә Угледар янында хезмәт иттем. Без анда килгәч тә һөҗүм башланды, штурмнарда катнаштык», – ди ул.

«Госпитальгә барасы килмәде, табиблардан качып йөрдем»

Бер һөҗүм вакытында Руслан яралана.

«Бу 2023 елның 23 гыйнварында булды. Иртән штурмга бардык, төшкә таба алга таба хәрәкәт итә һәм позицияләрне алмаштыра башладык. Дошман ягыннан атыш башланды, һәм, йөгергәндә, минем артта шартлау булды. Кыйпылчыкларның берсе минем аякка кадалды, әмма госпитальгә яту һәм кирегә китү турында сүз дә була алмады – бу мөмкин түгел иде», – дип искә ала Руслан.

Ул бары тик 26 гыйнварда иртәнге 4тә генә чыга ала.

«Госпитальгә барасы килмәде, бернинди җитди нәрсә дә юктыр, дип уйладым, табиблардан качып йөрдем. Өченче штурм көтелә иде, беркемне дә кыен хәлдә калдырасы килмәде, әмма хезмәттәшләр мине «сатты». Госпитальдә минем сөяк сынган булуы ачыкланды. Кыйпылчык үкчәгә эләккән булган, ә аяк киеме сыйфатлы булгач, яра булмаган. Шуңа күрә җитди яра түгел дип уйлап йөргәнмен инде», – дип сөйли Руслан.

Шулай ук госпитальдә Русланның башы имгәнүе һәм контузияләнгәне дә билгеле була.

«Миңа кыйпылчык эләккәч, мине шартлау дулкыны белән башка снарядтан калган чокырга алып атты. Мин башым белән уңайсыз егылдым һәм моңа да игътибар итмәдем», – дип аңлата ул.

«Сикергәннән соң аягым сынган булган, һәм сөяк некрозы башланган»

Руслан 3,5 ай дәвалануда була. Култык таякларыннан башка йөри башлауга ул, шундук, хезмәттәшләре янына, алгы сафка кайта.

«Анда елдан артык булдым әле. Бу вакыт эчендә мине беспилотникларга каршы тору төркеме җитәкчесе итеп билгеләделәр. Без алгы линиядә, дошман дроннарын күзәтергә тиеш идек», – дип аңлатты Руслан.

Аны аягындагы башка яра өчен комиссиялиләр.

«Без хәрби тоташу линиясендә идек, авылда позиция алдык. Мин, йорт түбәсендә утырып, дошман беспилотникларын күзәтергә тиеш идем. Әмма дошман мине абайлады һәм камикадзе җибәрде, миңа ашыгыч рәвештә эвакуацияләнергә туры килде. Өй түбәсеннән аска сикердем. Минем өстә 35 килограммлы экипировка, уңайсыз сикердем, аякның авыртуын тойдым, әмма игътибар бирмәдем», – дип сөйли Руслан.

Ул авыртуы баса торган дарулар эчә, 2 атнадан хәле җиңеләя. Бары тик 8 айдан соң, 2024 елның августында гына, аягы тагын да ныграк авырта башлый.

«Аяк белән проблемалар башланды, разведчикның эше актив йөрү һәм йөгерү белән бәйле бит, мин, иптәшләремне уңайсыз хәлдә калдырырмын, аларга мәшәкать булырмын, дип уйладым һәм госпитальгә мөрәҗәгать иттем. Теге вакытта сикергәндә аягым сынган булган икән, һәм миндә сөяк некрозы башланган. Мине шундук комиссияләделәр. Майда операция ясадылар – табиблар минем 15 сантиметр сөякне алды һәм титан протез куйды», – дип искә ала ул.

«Миндә медальләр яки исемнәр алу максаты булмады – илгә файдалы буласым килде»

Быелның августында Руслан култык таякларыннан башка гына йөри башлый.

«Шундук эшкә урнаштым. Култык таяклары белән йөргәндә машина йөртүче булып эшләп алдым, ә хәзер «Алабуга» махсус икътисади зонасында сакчы булып эшлим. Эш белән миңа «Ватан сакчылары» фондында булыштылар. Киләчәктә дә үсәргә ниятлим. Хәзер мультироторлы пилотсыз очу аппаратлары технигына укыйм. Беспилотниклар җыячакмын, очышка кадәр барлык әзерлек эшләрен уздырачакмын, ә бәлки, алар белән идарә дә итәрмен. Алар белән кайда эшләячәгемне әлегә белмим, хәрби хәрәкәтләр зонасына алулары икеле, чөнки минем инвалидлык бар, әмма күнекмәләрне куллана алырмын дип уйлыйм», – дип ышана ветеран.

Русланның 2 медале бар: махсус операциядә катнашкан өчен һәм разведкада хезмәт иткән өчен. Әмма үзе өчен бүләкләрнең мөһим булмавын әйтә ул.

«Миндә медальләр алу яки званиемне күтәрү максаты булмады. Минем илгә файдалы буласы, балаларымның киләчәген кайгыртасым килде. Минем 13 яшьлек кызым һәм 7 яшьлек улым бар. Аларның хәзер ташламалары бар, югары уку йортына керә алалар, моннан башка да бик күп өстенлекләр бар. «Ватан сакчылары» фондында ярдәм эшкә урнаштыру белән генә чикләнми. Мин үземнең социаль координаторыма теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алам. Кайткан һәркемгә фондка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Хәзер миңа санаторийга барырга тәкъдим итәләр, тик вакыт юк – миңа эшләргә, укырга кирәк. Сүз уңаеннан, мине укырга да җибәрделәр, моның өчен аерым рәхмәт аларга», – ди ветеран.

«Сугышта үз тормышым турында уйланырга вакытым булды»

Фонд ярдәмендә Руслан спорт белән шөгыльләнә башлаган һәм бер генә чараны да: «Рәис кубогы»н, «Милләтләр кроссы»н, «Җиңү диктанты»н, ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуларны калдырмаска тырыша.

«Нардылар белән шөгыльләнәм, волейбол уйныйм, атышларда катнашам. Үземнең Зәй шәһәрен кайда тәкъдим итә алам, шунда катнашам», – диде Руслан.

Ветеран сүзләренчә, махсус операциядән кайткач, ул үзен күпкә бәхетлерәк хис итә башлаган.

«Мин – бик бәхетле кеше, чөнки минем култык таякларым юк һәм эшем бар. Сугышта тормышым турында уйланырга һәм нәтиҗәләр ясарга, өстенлекләрне билгеләргә вакытым булды. Тыныч тормышта һәр вак-төяккә артык игътибар бирәсең. Монда үзебезнең проблемаларны хәл итәргә вакыт бар, ә анда, сугышта, моның өчен вакыт юк. Син анда бер көн белән генә яшисең һәм гомумән, иртәгәсе көн буласын белмисең. Махсус операциядә катнашканнан соң, бәхетнең нәрсә икәнен аңлый башладым: душ кереп чыгу, бернинди атыш та булмаган җирдә үз балаларың белән урамда йөрү, иң гади генә эштә булса да эшләү – шундый яхшы. Кичен, тынычлап, ашарга әзерли алам. Бер уйласаң, болар – шундый вак нәрсәләр, әмма безнең бәхет нәкъ менә шундый вак-төяктән тора да инде», – диде Русла, йомгаклап.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар