Венера акчасын тагын бер кат соңгы тиеннәренә кадәр санап чыкты. Төп-төгәл 45 мең җитми! Бер караганда әллә ни зур акча да түгел, тик менә каян аласың аны? Инде болай да алырдай кешеләрдән барысыннан да бурычка җыйды. Ә аңа кредит бирмиләр, мәктәп укучысына кем кредит бирсен соң?
Венера балачагы узган шушы шәһәрне бөтен җаны-тәне белән күралмады. Хәер, ул Казанны биш бармагы кебек белә, чөнки әнисе аны һәрвакыт бөтен җиргә үзе белән йөртә иде. Хәзер дә кунакханәдән хастаханәгә кадәр күзен бәйләп тә барып җитә ала. Венера үзе дә аңламаган ниндидер могҗизага өметләнде. Менә берәр изге җан килеп чыгар да аңа әнисен коткарырга булышыр кебек тоелды. Тик бу кырыс дөньяда андый могҗизалар була алмый, һәм Венера бер генә чыгу юлын күрә – әтисе янына барырга.
Әтисе һәм әнисе аңа 4 яшь булганда аерылышты. Ул вакытта әле Венера кечкенә, нәрсә булганын аңлый алмады. Бары тик үсә төшкәч кенә аңлый башлады ул: әтисе башка хатын-кызны очраткан, аларның кызлары туган, һәм әтисе шул кызын һәм шул хатынын өстенрәк күргән, ә Венераны һәм аның әнисен түгел... Венера бу парны бары тик бер генә тапкыр күрде – ул вакытта аңа 8 яшь иде инде, һәм әтисе аны сеңлесе белән таныштырырга теләде. Ул баштарак та Венераны икенче кызы белән таныштырырга талпынып карады, ләкин әнисе Венераны алар белән җибәрмәде. Һәм менә уңайлы очрак килеп чыкты: мәктәптә эвакуация игълан иттеләр, тик шалтыратып-шалтыратып та, Венераның әнисенә чыга алмагач, әтисенә шалтыраттылар, һәм ул аны үз өенә алып кайтып китте.
Венера әтисенең яңа хатынын күргәч тәмам аптырашта калды! Аның әнисе һәрвакыт үз-үзен караган, чәче таралган булыр, тырнаклары пөхтә итеп ясалган, һәркөн матур күлмәктән, ә бу хатын... Төксе, бит тиресе шәлперәеп төшкән, өстендә зәвыксыз, чуар халат – әнисе белән бөтенләй чагыштыра торган түгел! Кызык, әтисе нәрсә тапты икән бу хатында? Сеңлесе Сафияне дә ошатмады Венера – үзен хуҗаларча тотып, әтисе алдына менеп утыра, кечкенә куллары белән әтисенең битләрен сыйпый… Әтисе Сафиягә: «Кызым, бу – синең олы апаң, Венера», – дип аңлатты. 4 яшьлек Сафия йөгереп бүлмәсенә кереп китте дә таушалып беткән курчак күтәреп чыкты.
«Бу – сиңа, – диде курчакны Венерага сузып. – Бүләк».
Венера курчакка җирәнеп кенә карады да аны аяк астына ташлады, «ялгыш» кына пычрак аяк киеме белән өстенә басты... Әлбәттә инде бу эшпошыргыч кыз кычкырып елап җибәрде, ә әтисе Венераны ачулана башлады. Шуннан соң Венера әтисен дә, сеңлесен дә башка беркайчан күрмәде. Бу очрашудан соң 2 атна узгач, әнисе Венераны әбисе янына, үзенең туган шәһәренә җибәрде. Бераздан мондагы фатирны сатып, калган эшләрен җайлап, үзе дә әнисе һәм кызы янына күченеп килде.
Соңгы 9 ел эчендә әллә ниләр булды, һәм Венера бервакытта да кире Казанга кайтырга теләмәде. Анда әтисе аларны ташлады, үзенә яңа гаилә тапты... Дөрестән дә, соңгы еллар Венералар гаиләсе өчен авыр булды: янгында әбисе һәлак булды. Ә әнисенең бертуган энесе, судлашып, алардан фатирның яртысын талап алды, һәм Венера белән әнисе шәһәр читендә кечкенә, кысан, ярымҗимерек бер йортка күченергә мәҗбүр булдылар. Ә соңыннан әнисе авырып китте – ялгыш егылып, тезен авырттырды, операция ясадылар, тик анысы да уңышлы булмады, сөяге дөрес ялганмады. Соңыннан шул сынган сөяккә шеш үсә башлады, һәм менә алар әнисе белән мөмкин булган бөтен танышларыннан тиенләп акча җыярга һәм Казанга килергә мәҗбүр булдылар.
Әле ярый тикшеренүләр бушлай булды, тик операциягә квотаны гына әллә никадәр көтәсе икән, ләкин акча булса, иртәгә үк ясарга була.
«Операцияне сузып, вакытны әрәм итсәгез, әниегез бөтенләй аяксыз калырга мөмкин», – дип кисәтте табиблар.
Бу уйдан Венераның күзләренә яшь тулды. Аның әнисе, аның чибәр, хәтта авырса да, һаман үкчәле туфли, матур күлмәкләр генә киеп йөргән әнисе аяксыз каламы? Юк, моңа һич тә юл куярга ярамый!
Венера горурлыгын җиңәргә уйлады. Әтисе шунда яшиме-юкмы, анысын да белми ул, тик шундадыр дип өметләнде. Автобуска утырды да кирәкле тукталышка хәтле барды, аннан кирәк йортка хәтле тагын бераз атлады. Ничәнче фатир соң әле? 35? Әллә 38ме? Нишләптер, шушы ике сан хәтеренә уелып калган, тик Венера аларның кайсы дөрес икәнен һич исенә төшерә алмады. Шулай да ул фатирның кайда урнашканын яхшы хәтерли иде, шунда ничек тә аңлар, очына чыгар әле.
38нче фатир булып чыкты. Аңа ишекне яшүсмер кыз ачты. Чәчләре карага буялган, уң як борын тишегенә алка таккан. Венера, әтисе күченгәндер дә, башка монда яшәмидер дип, куркып калды.
«Исәнмесез! Рузат абый монда яшиме?» – дип сорады Венера.
Кыз аңа «әйе» дип баш какты һәм фатир ягына борылып кычкырды:
«Әти, синең янга килгәннәр!»
Венера сискәнеп китте. Аның сеңлесе Сафия шушы микәнни?
Әтисе дә нык үзгәргән – гәүдәсе тулыланып, базыкланып калган, башы да пеләшләнгән... Венера әтисе аны танымас һәм «мин синең кызың» дигән уңайсыз сүзне әйтергә туры килер дип курыкты. Ләкин Рузат кызын баштанаяк карап чыкты да, болай диде:
«Ничек үскәнсең... Әниеңә охшагансың икән! Әйдә, уз!»
Сафия апасына бик кызыксынып карады, ләкин Венера аңа игътибар итмәскә тырышты.
«Миңа сезнең белән сөйләшергә кирәк иде. Мин озакка түгел», – дип сүз башлады Венера.
Венера куркып кына, тотлыга-тотлыга, әнисе белән булган хәлне, операция турында, хәзер 45 мең акчасы җитмәве турында сөйләде.
«Мин тиененә кадәр кире кайтарачакмын. Башка бер җирдән дә акча ала алмыйм», – диде кыз әтисенә.
Әтисе берни дәшми генә, бармак буыннарын шыгырдата-шыгырдата, аңа карап торды.
«Сафия, бар үз бүлмәгә кереп тор әле», – диде, ниһаять.
Сафия ризасыз гына уфылдап куйды да чыгып китте. Венера теләсә нәрсәгә әзер иде, тик әтисе акча бирер дип өметләнде.
«Акча бирмим. Мин акча пичәтләп ятыйм, өч балам бар минем... Дүртәү әле, мин сиңа да алиментлар түләп ятам, тагын 2 ай түлисе бар. Аннан үз җаегызны үзегез карарсыз. Мин дә тимердән коелмаган! Гомер буе ат кебек җигелеп эшлим дә эшлим, монда әле, ичмасам, кадеремне беләләр. Анаң комсыздан «бир, бир, бир!» дигән сүздән башканы ишетмәдем дә мин! Син дә шундый булып үскәнсең икән, хәер сорашып йөрисең. Эшләргә уйлап карамадыңмы соң?» – диде Рузат.
Венера кызарынып-бүртенеп чыкты, битләре кызышты һәм яңакларын өтеп алган шул кызышу сөякләрен үк пешергәндәй булды. Ах, нинди тиле ул, ни пычагыма дип килде ул монда, йөз суын түгеп?! Нигә?! Күзләренә тулган яшьтән берни дә күрмичә, бу фатирдан чыгып чапты ул. Колагында әтисенең «Венера, Венера!» дип кычкырганы гына ишетелеп торды. Соңыннан туктады. Әтисенең аңа бер тапкыр да исеме белән эндәшкәне булмады бит. Венера борылып карады – аның артыннан теге кара чәчле кыз йөгерә иде. Венераны куып тоткач, Сафия гыж-гыж сулап, туктап калды.
«Минем акчам юк, – дип төксе генә әйтте Сафия. – Әмма телефоным бар. Менә шушы тартмада ул, чегы да шунда. Ул өр-яңа, туган көнемә бүләк иткәннәр иде. Ә мин сиңа бүләк итәм».
Венера моның нәрсә аңлатканын аңлый алмыйча хәйран басып торды. Сафия, каударланып башын кага-кага, аңа пакет сузды.
«Хәзер әни игезәкләр белән хастаханәдән кайтып җитәчәк, – дип дәвам итте Сафия. – Мә, тизрәк ал инде. Ул миңа кирәкми, минем искесе дә бар. Әти һәм әни, мин яхшырак укысын өчен, яңа телефон белән кызыктырырга теләде. Ә минем укыйсы килми. Мин хәл иттем инде, җырчы булам! Әй, аларга болай да барыбер инде, энекәшләр тугач, әти гел шулар янында бөтерелә, без, хатын-кызлар, икенче сорт хәзер. Әти саран ул, гомер эченә бер тапкыр миңа шундый кыйммәтле әйбер бүләк итте. Ал, яме, ул хәзер сезгә кирәгрәк».
Венераның хәтерендә бер күренеш яңарды. Пычрак келәмдә аунап яткан пычрак курчакның йөзе һәм шул курчакның өстенә аяк киеме белән баскач йөрәген яндырган ләззәт хисе... Венера нәрсә эшләргә белми аптырап калды. Бу телефонны алыргамы? Тик бу бит – Сафиянең әйберсе, җитмәсә шундый кыйммәтле дә... Ул бит әтисе икенче кызын кыйммәтле бүләкләргә күмәдер, аны яратадыр, дип уйлап яшәде, тик әнә ничек икән бит...
Венера нишләргә белми торган арада, Сафия пакетны, мәҗбүриләп, апасының кулына тоттырды.
«Ярар, мин керәм, алайса эләгә тагын. Син Казанда озаккамы? Әгәр теләсәң, әйдә, очрашабыз. Мин сиңа җырларымны тыңлатырмын – мин бит үзем дә җырлар язам, кайберләрен студиядә яздырдым да. Син кайда тукталдың соң? Сиңа шалтыратсам буламы? Миңа номерыңны әйт әле. Хәтер шәп минем, болай гына истә калдырам», – дип елмайды Сафия.
Венера, үзе дә аңламыйча, телефон номерын әйтте.
«Алыпсатарлар янына якын да бара күрмә, өч тиенгә алып китәчәкләр. Кибеткә дә кире кайтарып булмый, әти карта белән түләп алган. Ләкин белдерү биреп сатып була. Анда тиз алачаклар, тик 50 меңнән дә күп сорама. Минем дус кыз ноутбугын шулай сатты», – дип киңәш бирде Сафия.
Венера әле дә булса ни булганын аңламыйча гына башын кагып куйды. Инде Сафия борылып киткәч, аның артыннан кычкырып калды:
«Сафия! Рәхмәт!»
Сафия дә артына борылып карады. Йөзендә – оялчан елмаю.
«Юкка... Игелеген күр, яме! Мин бит синең сеңелең...» – диде Сафия.
Сафия күздән югалды, ә Венера әле шактый вакыт ул киткән якка карап торды. Соңыннан автобус тукталышына таба атлады. Бүген үзе өчен яңа сүз ачты ул. Сеңел... Ә ул – апа... Шушы ике сүзнең асыл мәгънәсенә төшенергә теләп озак уйланды кыз...