Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Булачак юрист Чаллы кешесеннән интим характердагы видео өчен акча таләп иткән

Гаепләнүче Чаллыдагы югары уку йортының юридик факультеты студенты булган. Булачак закон сакчысы акча кысу белән шөгыльләнгән. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

news_top_970_100
Булачак юрист Чаллы кешесеннән интим характердагы видео өчен акча таләп иткән
"Челнинские известия" газетасына мәгълүм булганча, 22 яшьлек егет, 37 комплекстагы йорт подъездында йоклап яткан исерек ирнең кесәсеннән 25 меңлек телефонын урлый.

Соңыннан ул үзенең мәкерле эшләренә беркайда да эшләмәүче танышын җәлеп итә. Алар икәүләп корбаннарыннан акча таләп итәләр. Чит телефонда, зыян күрүче катнашында интим характердагы видео табалар һәм ир-атның "Вконтакте" битенә шул видеога сылтама җибәрәләр. Видеоны социаль челтәрдә тарату белән янап, 5 мең акча тәлап итәләр. Телефонын кайтаруны вәгъдә итәләр. Ир-ат, үзеннән таләп ителгәнчә, 21 сәгатьтә, күрсәтелгән урында - өй каршындагы эскәмиядә акча калдыра. Ләкин телефонын кире кайтармагач, полициягә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре тиз арада җинаятьчеләрнең эзенә төшәләр һәм аларны кулга алалар. 

Аларга каршы РФ ҖКның ике маддәсе - "Урлау" һәм "Акча таләп итү" нигезендә җинаять эше ачыла. 

Шәһәр судында, зыян күрүче ир-ат үзенә зарар китерүчеләрне якларга теләп, җәзаны йомшартуны сорый, алар килгән зыянны тулысынча каплады дип белдерә. Нәтиҗәдә, суд, зыян күрүче белән татулык урнашу сәбәпле, РФ ҖК ның "Урлау" маддәсе буенча ачылган җинаять эшен туктату карары чыгара.

"Акча таләп итү" маддәсе буенча ачылган җинаять эшендә суд егетләрне гаепле дип таба һәм,1,5 ел сынау срогы белән, аларны 2 елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100