«Булачак Мичурин»: композитор Марат Мухин бакчачылык белән шөгыльләнә башлаган
Композитор агач үсентеләре тотып фотога төшкән.
Композитор Марат Мухин агач үсентеләре тотып фотога төшкән. Фото янына: «Бакчасы Фәрит улы Мухин», - дип язган.
Беренче комментарийны «коллегасы», Саба районында яшәп иҗат итүче композитор Айдар Тимербаев калдырган. «Күптән кирәк инде сезгә мондый эш белән шөгыльләнергә, Марат Фәритович», - дип язган ул.
Калган инстачыларның комментарийлары төрле:
«Килешеп тора сезгә. Өйләнү файдага булган»;
«Фәрит улы, бу фотода Булат Бәйрәмовка бик нык охшап киттегез»;
«Булачак Мичурин»;
«Мухин, битлегең кая?»