news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буй-сынны зифа килеш ничек сакларга?

news_top
Буй-сынны зифа килеш ничек сакларга?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Рациональ тукланып һәм спорт белән шөгыльләнеп, буй-сынны зифа итеп саклап була. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты Эльдар Мустафаев сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.

«Калорияләр нормасы, тәүлеккә күпме калория яндыруга карап, индивидуаль исәпләнә. Мускуллар массасын саклау өчен, бу саннан түбән төшәргә ярамый. Адекват тренировкалар һәм рационны контрольдә тоту кирәк», – дип сөйләгән табиб.

Мускул массасын үстерү һәм саклау өчен, атнасына 1-4 сәгать шөгыльләнергә кирәк, дип киңәш итә Мустафаев.

Фитнес-клуб топ тренеры Наталья Волкова сөйләгәнчә, пресс ясау, кыршау (обруч) әйләндерү һәм планкада тору артык авырлыктан котылырга булышмый.

Аның сүзләренчә, пресс ясау күп энергия таләп итми, шуңа күрә калорияләр дә күп янмый. Тренер, пресс урынына, урында басып торган килеш тезләрне югары күтәрү күнегүен ясарга тәкъдим итә.

Ә кыршау әйләндерү координацияне яхшырта һәм гәүдә тонусын арттыра, әмма бу очракта да энергия сарыф итү авырлыкка тәэсир итми. Моның өчен скакалкада сикерү яхшырак.

«Планкада тору гәүдә корпусы мускулларын ныгыта, әмма май яндыруны тизләтми. Планканы динамик тренировкага кушу әйбәт була, бу – прессны да, гомумән гәүдә формасын да яхшырта», – дип өстәде Волкова.

Дөрес итеп ябыгу өчен, туклануда бераз калорияләр дефициты принцибы һәм даими физик активлык булырга тиеш, дип йомгаклады тренер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар