Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буй җиткән кызыбыз барлыгына ышанып булмый»: Гүзәл Уразованың кызы Эллариның туган көне

news_top_970_100
«Буй җиткән кызыбыз барлыгына ышанып булмый»: Гүзәл Уразованың кызы Эллариның туган көне
Салават Камалетдинов/архив

Татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кызы Эллари Хәкимованың бүген туган көне. Аңа 19 яшь тулган. Артистлар кызларын котларга дип, ресторанга барганнар. Бу хакта алар социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

– Менә шундый буй җиткән кызыбыз барлыгына ышанып та булмый. Минем кояшымның туган көне! Кызым, бәхетле, озын гомерле бул. Мин сине шундый яратам! Син шундый матур, акыллы, тырыш, уңган-булган. Эллариның туган көнендә ресторанга җыелдык, – ди Гүзәл Уразова.

– Минем кызым Эллариның бүген туган көне. Әти теләге кабул була, диләр! Балам, бәхетле, озын гомерле, сау-сәламәт бул! Мин сине бик нык яратам, – дип язган Илдар Хәкимов.

«Матур кызның туган көне котлы булсын. Бәхетле, тәүфыйклы, игелекле булып үсәргә, озын гомерле булып яшәргә язсын», «Барасы юллары ачык, киләчәге бәхетле, күңеле мәрхәмәтле булып, хыяллары тормышка ашсын!» – дип язган тамашачылар.

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 июль 2023
    Исемсез
    Эллари -кызык исем...
  • 1 июль 2023
    Исемсез
    Акыллы, тэртипле кыз, сэлэмэт озын гомерле булырга язсын!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100