news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүгенге уенда җиңү мөһим иде: «Ак Барс»ның баш тренеры командасының уеныннан канәгать

news_top
Бүгенге уенда җиңү мөһим иде: «Ак Барс»ның баш тренеры командасының уеныннан канәгать
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кичә кич «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбенең «Трактор»ын отты. Әлеге уенны команданың баш тренеры уңай бәяләде. Бу хакта ул уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә сөйләде.

Хәерле кич! Җиңдек, эшлибез. Ике якка карата да кискен уен килеп чыкты, ситуация еш алмашынып торды, үзгәрешләргә каршы җавап бирергә кирәк иде, һәм без моны булдырдык, дип уйлыйм. Бу – команда җиңүе, җанатарларга рәхмәт! – диде «Ак Барс»ның баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин.

Уенда «Ак Барс» җиңү яуласа да, соңгы периодта команда 2 алка керттерде. Шуңа да киләсе сорау туды.

Сез бүгенге уеннан канәгатьме? Аеруча өченче периодтан.

Бу – безнең өйдә уйнау сериясенең соңгы матчы иде, хәзер без җанатарларыбыз белән 2 атнага саубуллашабыз, һәм бүгенге уенда җиңү мөһим иде. Җиңә алганга бик шат. Алга таба 2 уен читтә узачак. Җиңүләр һәрвакыт эмоцияләр бирә, аеруча үзебезнең җанатарлар алдында, – дип җавап кайтарды тренер «Интертат» хәбәрчесенә.

  • Әнвәр Гатиятуллин тумышы белән Чиләбедән, «Ак Барс»ка килгәнче, ул «Трактор» командасы тренеры иде.

«Ак Барс» хоккей клубының социаль челтәрендә урнаштырылган матбугат конференциясенең видеоязмасыннан өзекләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар