«Бүгенге көндә Туфан бик җитми, без аны бик юксынабыз»
Күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинга быел 89 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан «Шәрык клубы» әдипнең туган ягы – Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган чара оештырды. «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да әдипнең туган ягында булып кайтты.
«Ничә дистә еллар халкыбызны елатты, уйнатты, юатты»
Бер көн дәвам иткән программада Кама Тамагы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинга багышланган концерт кичәсе, соңрак Туфан Миңнуллинның Мәрәтхуҗа авылындагы йортлары буенча экскурсия һәм Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее буенча экскурсия үткәрелде.
Олы Мәрәтхуҗа авылына кайтып җиткәндә бераз соңлаган идек, чөнки «бөке»дә тоткарланырга туры килде. Әмма безне авыл һәм район халкы көтеп алган: көтеп алынган кунаклар булып кайтып төштек. Автобустан чыккан мәлдә Туфан Миңнуллинның 89 еллыгына багышланган бәйрәм башланды. Аны Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музее мөдире, музейны карап торучы Гөлнара Хәлиуллина алып барды.
– Монда аңа бөтен нәрсә якын, бөтен нәрсә кадерле. Чөнки Мәрәтхуҗада Туфан абыйның үзен дә якын итәләр, яраталар, аңа ышаналар иде. Туфан аганың авылына булган мәхәббәтен тасвирлап бирү кыен түгел: мәчетне дә ул төзеттерде, юлны да ул салдыртты, йорты, бакчасы, сулар һавасы, кешеләре дә үзенеке. Бу – аның үз иле иде. Ул авылдагы һәрбер агач турында шулкадәр яратып, үз итеп сөйли иде, – дип концерт кичәсен башлады Гөлнара апа.
Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин, Туфан ага безнең арада булмаса да, без аның туган көнен билгеләп үтәбез, диде:
– Бу – безнең төп бурычыбыз. Саулык-сәламәтлек, тынычлык, тигезлек теләп калам. Бәйрәмне үткәргән егетләргә-кызларга рәхмәт әйтәсем килә.
Ел саен Рөстәм Галиев җитәкчелегендәге Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары, ерак араларны якын итеп, безнең җиргә кыр казлары кебек килеп җитәләр. Матур спектакльләрен куеп, халыкны ял иттерәләр. Аларга рәхмәт! – диде.
Гөлнара Хәлиуллина бәйрәмне Туфан абыйның сүзләре белән дәвам итте:
– Ялкауланып китеп, эшләргә тиешле эшемне эшләми торсам, әнине искә төшерәм дә, оялып, эшкә тотынам. Әйе, әни эшләгән эшен коеп куя иде. Безне дә, эшне җиренә җиткереп эшләмәсәк, орыша торган иде, – дип яза Туфан Миңнуллин. Туфан ага әнисеннән тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатларны алган булса, әтисен күреп, намуслы кеше булырга тырышкан. Гомере буе шуңа омтылды. Әтисенең шигъри күңелле булуын искә ала иде. Димәк, сәхнәгә, драматургиягә мәхәббәт Туфанда бала чактан килә. Әнисенә ияреп, клубка артистлар уенын карарга йөргәндә, көлә-көлә, җырлый-җырлый әнисе укыган пьесаларны тыңлый... Шигърият, театрны үстерүгә Туфан күп өлеш кертте. Ничә дистә еллар халкыбызны елатты, юатты, уйнатты…
«Арчаны – Тукайдан, Актанышны – Шәймиевтән, Кама Тамагын Туфаннан башка күз алдына китереп булмый»
Кама Тамагы муниципаль районы советы депутаты, Туфан музеен торгызу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе Миңнур Нәбиуллин Арчаны – Габдулла Тукайдан, Актанышны – Минтимер Шәймиевтан, Кама Тамагын Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына китерә алмавын әйтте:
– Тукай – татар халкын, илебезне туган телле иткән, туган теле белән таныткан, Минтимер Шәрипович – татар халкын яклап, саклап калган кеше. Туфан Миңнуллин – үзенең Әлмәндәре белән бөтен дөньяга татар халкын таныткан зур бөек шәхес. Ул – үзебезнең егет: иренмичә, тракторына да утырып эшләде, күрше-күләннәрнең бакчасын да сукалады, гади холыклы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын, – диде Миңнур Нәбиуллин.
Хәмит белән Роза, Гөлнара – Илфатларга рәхмәтлебез. Утарны матур хәлдә тотып, бизәп, тулыландырып, матур кичәләр үткәрәләр. Авыл халкына рәхмәтлебез, чөнки музейдагы экспонатларны авыл халкы да тапшырган иде, – диде ул.
Дания Нуруллина: «Ул бер генә. Без Туфан абыйны беркайчан да онытмыйбыз»
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Дания Нуруллина театр коллективы белән Мәрәтхуҗага берничә тапкыр кайтканы барлыгын әйтте:
– Хисләр яңадан яңарды. Туфан абыйның сурәтен күргәч, үзе монда утырган төсле булып китте. Ул безне тыңлый, карап торган кебек. Галиәсгар Камал театры белән Туфан абыйның иҗаты бик тыгыз бәйләнгән. Без, артистлар, Туфан абый берәр әсәр китерсә, һәрвакытта сөенә идек. «Миңа роль бар микән?» – дип сораша башлый идек. Чыннан да, бик тә талантлы, күренекле драматург.
Ул бит башта Мәскәүдән укып кайтканнан соң артист булып эшләгән. Мин үзем театрга эшләргә 1966 елда килдем, инде ул вакытта Туфан абый артистлыктан китеп, чын-чынлап талантлы драматург булган, язу эшенә тотынган иде. Берсеннән-берсе эчтәлекле, халыкчан, матур телле пьесалар китерә башлаган иде. Аның һәр пьесасы театрның репертуарын баетты, һәр әсәре хәзинә кебек иде.
Театрда талантлы режиссер Марсель Сәлимҗанов белән дус булып иҗат иттеләр, спектакльләрне сәхнәләштерделәр. Шундый талантлы режиссер һәм талантлы драматургның әсәрендә катнашу безнең өчен зур бәхет иде! Аның пьесалары халыкчан, халыкка якын иде. Һәр образы эчтәлекле, без рәхәтләнеп уйный идек. Мәсәлән, мин Туфан абыйның 9 әсәрендә уйнаганмын икән. Нәҗибә Иксанова белән «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә Гөлфинә образы, «Дивана», «Алты кызга бер кияү» һ.б.
Туфан абыйның мәңге үлмәс пьесасы – «Әлдермештән Әлмәндәр». Анда хәтта кызым Айсылу да 7 ел буена кечкенә малай булып уйнады. Анда уйнаган артистларны искә алсаң, үзе бер театр ул. Башка андый артистлар тумас инде. Чөнки берсеннән-берсе алтын артистлар! Шәүкәт абый Биктимеров кына да ни тора! Рәшидә апалар, Вера Минкина, Ирек Баһманов. Әле, Аллаһка шөкер, Равил Шәрәфиебез исән. 30 еллап барды ул спектакль.
2025 елда «Гөргөри кияүләре»нә 25 ел була. Анда составта өчәр буын алмашты. Шул спектакльдә элекке беренче постановкадан Илдус Әхмәтҗанов белән без икәү калдык. Спектакль әле дә гөрләп бара. Мәңгелек спектакльләр алар. Талантлы драматургның әсәрләре гомерле була икән.
Туфан абыйны хөрмәт иттек, ул театрга көн саен килә, хәлләрне белешә торган иде. Диванда сөйләшеп утыра идек, барыбызны сораша иде. Туфан абый кебек драматурглар башка булмастыр инде. Ул бер генә. Без Туфан абыйны беркайчан да онытмыйбыз. Әле аның «Гөргөрие» исән. Димәк, Туфан абый әле яши. Урыны җәннәттә булсын, – диде Дания Нуруллина.
Рөстәм Галиев: «Туфан Миңнуллинны үзебезнең арабызда кебек сизәбез һәм аның белән яшибез дә кебек»
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев, Туфан абый вафат булганнан соң, театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелүен әйтте:
– Шул мизгелдән бирле без җаваплылык хисен тоябыз, аның исемен күтәреп йөрергә тырышабыз. Һәр елны аның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, үзе исән вакытта да, хәзер дә без Туфан Миңнуллинны үзебезнең арабызда кебек сизәбез һәм аның белән яшибез дә кебек.
Безнең театр сәхнәсендә аның 14тән артык әсәре бара. Аның туган җиренә килүне традициягә керттек. Монда килеп, сезонны ачабыз. Аның пьесасы буенча куелган спектакльләр алып киләбез, район буенча гастрольләр үткәрәбез, халык белән очрашабыз. Туфан Миңнуллинның бүгенге көндә тоткан көче кайчанга кадәр барыр – белмибез. Ләкин аның көче безне һәрчак уятып, яшәтеп тора. Рухына дога кылабыз, урыны оҗмахта булсын, – диде ул.
«Туфанның тырышлыгы белән безнең авыл яши башлады»
Туфан Миңнуллинның туганы Венера (Вафина) Сәлимуллина хатирәләрен яңартты:
– Мин яшьли тол калдым, Туфанның миңа бер дә кыенлык китерәсе килмәде. Безгә гел кунакка килә иде. «Бер уй белән килдем, нинди киңәш бирерсез икән, мин авылга йорт салырга уйлыйм», – диде. Бер районда өй сатучы бар икән. Бураларын алып кайттылар, өйне төзер өчен осталар эзләделәр. Ул йортны төзеп чыкканчы Туфан бездә булды. Өйне күтәргәндә яшьләр килеп булышты.
Авылны бик яратты. Туфанның тырышлыгы белән безнең авыл яши башлады. Хуҗалар безнең авылга бик игътибар бирмәде, перспективасыз авыл дип, хәтта газ да кертмәгән иделәр. Шуннан Туфан Буага барып сөйләште. Эшләүче кешеләр килде, эшләгәч, чәй эчәргә чакырдым, шунда алар: «Апа, безне бу эшкә шәһәрдән дә кушмадылар. Туфан абый безнең хуҗа белән килеп сөйләште, без бу эшне Туфан абый хөрмәтенә эшлибез», – диделәр. Аннары без шактый ел өйләрне электр белән җылыттык.
Тора-бара, өйләрдә утлар сүнә башлады. Тынгысыз колхоз рәисе мәрхүм Рафаил: «Туфан абый, Мәрәтхуҗага газ белешеп карасак, ничек булыр икән?» – диде. «Әйдә соң, башлап, тырышып карыйк әле», – диде Туфан. Шуннан алар сөйләшеп, авылга газ керттеләр. Бөтенесе – Туфан абыең хезмәте. Чишмәләрне дә ул рәтләттерде. Бик рәхмәтле без аңа. Бүгенге көндә Туфан бик җитми, без аны бик юксынабыз. Кызы Әлфия авылга кайткалый, телефоннан да хәбәрләшәбез, – диде ул.
Дусты Хәмит Разиев: «Дөрес сүзен, курыкмыйча, Мәскәүләрдә ярып сала торган сирәк дәүләт эшлеклесе иде»
Туфан Миңнуллинның дусты Хәмит Разиев күңелендә булган җылы истәлекләре белән уртаклашты:
– Балачактан ук Туфан абый минем өчен кумир иде. Ул мине «авылдашым, фикердәшем» дип әйтә иде. Туфан Миңнуллинның туган көнен көтеп алабыз, авылда авылдашлар, язучының каләмдәшләре белән очрашабыз, аның турында истәлекләр белән уртаклашабыз. «Мин – тумышым белән дә, уйлавым белән дә авыл кешесе», – дип горурланып әйтә иде бит, мәрхүм. «Мәскәүләрдә, Парижларда танылып та, үз авылындагы кешеләр якын итмәгән язучыны мин язучыга санамыйм», – дип язып калдырган сүзләре дә бар. Аның бу сүзләренә, бәлки, үпкәләүчеләр дә булгандыр. Ләкин бу бит – авылны яратуны гына раслау.
«Авыл – үзе бер дәүләт», – дип авылны хөрмәтли, «Авыл бетсә – дәүләт бетә», – дип борчыла иде. Үз авылын күтәрергә дә күп көч куйды, авылдашларына да булышты, үзенә дә йортлар салды, шул исәптән, мине дә күндерде. Бу юнәлештәге эшләре аның санап бетергесез.
Туфан абый киң колачлы әдәбият кешесе генә түгел, үзенең дөрес сүзен, курыкмыйча, Мәскәүләрдә ярып сала торган сирәк дәүләт эшлеклесе дә иде. Кабатланмас шәхес.
2010 елда Туфан абый Нәҗибә апа белән кунакка килделәр. Гадәттәгечә, чәйләштек, мәйләштек, җырладык. Мин тавыклар да тотам бит. Туфан абый: «Әйдә, күрсәт тавыкларыңны», – дигәч, шунда Туфан абый дүрт юллык робагыен әйтеп куйды: «Ачуым килеп, кара янып, ыргыттым әтәчкә бер таяк алып. Ничек инде ачу килми түзәсең, ди?! Заразаның берүзенә ничә тавык!». Ә Нәҗибә апа югалып калмады, дәвам итте: «Сиңа, җаным, тавык түгел, сиңа җылы җан кирәк. Җылы җанлы тавыклар шул хәзер инде бик сирәк», – диде. Рәхәтләнеп көлештек тә бәйрәмне дәвам иттек.
Онытмабыз, һаман сагынырбыз. Урының оҗмахта булсын, – диде Хәмит абый.
Гөлдания Зиннәтова: «Туфан Миңнуллинның иҗатына битараф булмаган кешеләр килде»
Сүз «Шәрык клубы» җитәкчесе Гөлдания Зиннәтовага да бирелде:
– 3 ел буена Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрык клубы» дип аталган интерактив-мультимедиа комплексы эшләп килә. Без анда яңа компьютер технологияләре аша кунакларыбызны татар театры дөньясы белән таныштырабыз. Шул уңайдан, «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган чара оештырырга булдык.
Күп артистлар кайтмаган, дип әйттеләр. Әмма дә ләкин нурлының нурлысын – Дания апа Нуруллинаны алып кайттык! Монда Туфан Миңнуллинның иҗатына битараф булмаган кешеләр килде. Чакырганыгыз өчен рәхмәт! – диде ул һәм Туфан Миңнуллинның «Карурман аша» җырыннан өзек башкарды.
Туфан Миңнуллинның Мәрәтхуҗадагы музее турында: «Газы да, суы да юк иде»
Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы музее мөдире, музейны карап торучы Гөлнара Хәлиуллина белән музейның үткәне һәм бүгенгесе турында әңгәмә корып алдык:
– Мин эшли башлаганда, музейга ут кына кертелгән иде, газ да, су да юк иде. Быел газ, телефон, интернет керттеләр. Газга кадәр музей электр белән җылытылды. Хәзер инде барлык шартлар да бар, дип әйтә алам. Монда мин бер ставкада эшлим, кирәк әйберләр күп әле, проблемаларыбыз бар. Мәсәлән, уртанчы өйгә өй җиһазлары кирәк, урындык-шкафларыбыз юк. Киләсе елда Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына ремонт булса да ярар иде. Безгә авыл советы, район да булыша. Быел сул яктагы өе ямьсезләнгән иде, буяп алдык.
Ел саен җәен-көзен депутатлар килә. Газны нәкъ менә шушы музейга кертү проблемасы бар иде. Узган ел депутатлар бу мәсьәләне хәл итә башлады, газ кертелде, шөкер. Камера, сигнализацияләр куялар... Әкренләп эш бара. Кичәләр үткәрәбез, киләләр, журналистлар да кайта. Депутатларның быел көз кайтуларын көтәбез, проблемаларны хәл итеп бетерерләр, дип уйлыйм.
Үзем дә Мәрәтхуҗадан булам. Туган апам белән бергә эшли идек, ләкин хәзер аңа әнине карарга туры килә. Эшче булып ярты ставкага ирем эшкә керде. Музей территориясе зур, 1 генә кеше карап бетерә алмый. Мин – музейның мөдире дә, җыештыручысы да, саклаучысы да...
Туфан абый исән вакытта аның белән аралаштым. 2012 елда вафатына 1-2 көн алдан монда кайтып, мине эшкә алды. Мин элек мәктәптә – Туфан абыйның нигез йорты урынында төзелгән йортта эшләдем. Балаларны жәлләп, Туфан абый ул йортны башлангыч мәктәпкә биргән иде. Башлангыч мәктәп 20 ел эшләде, без шунда укыттык.
1991 елда Туфан абый йорт салды. Авылны бик ярата иде, кайтып йөрде. Эш киемен кия дә, чәчәкләр утыртып, үзе дә җир эшендә кайнашты. Өченче өйдә ул күбрәк иҗат итә иде.
Кичәләрне үткәргәндә табынсыз булмый, Туфан абыйның туганы, бер дусты, депутатлар акчалата булышалар, авыллар итләр-ризыклар белән булыша, Рәсимә Идиятова һәм Миңнур Нәбиуллин булышып, ярдәм итеп торалар, – диде ул.
«Ул безнең кебек шаярта, хәтта сүгенеп тә куя иде!»
Алга таба шушы 3 йорт буенча экскурсияне Кама Тамагы муниципаль районы советы депутаты, Туфан музеен торгызу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе Миңнур Нәбиуллин үткәрде.
– Беренче йорт – ак йорт – Туфан абый исән вакытта 1960 еллар ахырында абыйсы Кәбир абый һәм энесе Ренат абый ярдәме белән төзелгән. Бу йорт Туфан абыйның нигезендә урнашкан. Аннан соң, Туфан абый бу йортны, балалар укысын дип, башлангыч мәктәп итеп бүләк итте. Һәм ул озак еллар мәгарифкә, авыл халкына хезмәт итте. Көчле укытучылар укытты монда.
Мин Туфан абыйны күреп, Туфан абый белән бергә йөргән кеше. Аның әкиятләрен тыңладым, язмалары белән танышып бардым, беренче язган әсәрләрен укып, фикер алышуда катнаштым.
Икенче бина – 1991 елда Туфан абый ярдәме белән төзелгән йорт. Ул үзе катнашып, туганнарын җыеп, шушы йортны торгызды. Туфан абый Олы Мәрәтхуҗа авылына җан өрде. 1990 елларда колхозлар таралды, авылдан яшьләр китә башлады, эшсезлек, акчасызлык... Шул вакытта Туфан абый Олы Мәрәтхуҗа авылында унлаган гаиләгә матди ярдәм итте, йорт салырга мәҗбүр итте. Шуннан соң яшьләр авылда калды, һәм бүгенге көндә дә авыл яши.
Колхозлар тарала башлаган чорда, авылдан яшьләр качканда, 1991 елда Биектау районыннан бер йортны сүтеп алып кайтарды да, халыкны берләштерер өчен, шундагы авыл халкы белән шушы хәлгә китерде. Туфан абый монда күп әсәрләрен язды, җәйне авылда үткәрергә ярата иде. Мәсәлән, «Минһаҗ маҗаралары» әсәренә безнең исемнәр дә кергән. Без нәрсә ялганлыйбыз – шуны сырлап куя иде дә, матур гына әсәр килеп чыга иде. Авылга кайтса, сабый балага әйләнә иде. Бөек Туфан абый, дибез. Ә ул безнең кебек шаярта, хәтта сүгенеп тә куя иде!
Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә яратты. Уртадагы йорт – 1995 елда Туфан абыйның дусты, Буадан Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның бүләге. Ул аны Туфан абыйның 60 яшьлегенә бүләк итеп, күтәреп бирде. Шул елны Туфан абыйга «алтылы» («шестерка») машинасын бүләк иттеләр. Шулай итеп, бу утар барлыкка килде.
«2012-2015 елларда биредә 2 метрлы кычыткан, алабута һәм башка үсемлекләр үсте...»
– Туфан абый 2012 елда мәрхүм булды, оят булса да әйтеп үтим, бу йорт ташландык хәлдә калды, – дип экскурсия ясавын дәвам итте Миңнур Нәбиуллин. – Өстәвенә, янгын чыгып, бөтенләй янып бетте – диварлары гына калган иде. Урта йортның түбәләренә ут кабып, яраксыз хәлгә килде. Ул вакыттагы администрация башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм аның урынбасары Газинур Габидуллин ярдәме белән урта йортның түбәсе ябылды. Кырыйдагы – өченче йорт калды... Оят булса да, тагын әйтим, 2012-2015 елларда биредә 2 метрлы кычыткан, алабута һәм башка үсемлекләр үсте. Беркемгә дә кирәкмәде, ташландык иде.
2015 елда «Таттелеком»ның ул вакыттагы директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Туфан абыйның якын дусты Лотфулла Шәфигуллин бу хәл турында ишетеп алып, кешеләрне җибәреп, ярдәмчесе Рөстәм Зәкуан белән безнең белән бергәләп, куна-төнә шушында ятып, утар хәленә китерде. Авыл халкына рәхмәтлебез, авыл халкы бик тырышып эшләде. Күпчелек эш «Таттелеком» егетләре җилкәсенә төште.
Рөстәм Зәкуан монда кайтып, күреп, гаҗәпләнеп киткән иде. Лотфулла Нурисламович сөйләве буенча: «Кердем, Рөстәм елап утыра», – дигән иде. «Ни өчен Туфан кадәр Туфанның йортын шушы хәлгә китерергә була?» – дип. Аннан соң Лотфулла Нурисламович миңа шалтыратты.
...Без кайтканда монда коймалар ишелгән, алабута басып бетергән иде. Бераз тәртип урнаштырдык, үсеп беткән агачларны кистек. Лотфулла Нурисламовичка күрсәтерлек хәлгә китердек. Баштан чистарту, аннары буяу, яңарту эше башланды. Бу өйдә Туфан абыйның китапханәсе чоланда иде. Ничек бар, шулай калды: иске киемнәр, эш киемнәре – барысы да шунда. Китапханәне төп бүлмәгә күчердек һәм Туфан абыйның портретын элдек. Пәрдәләрне, паласларны яңарттык. Калган әйбер Туфан абый исән вакытта ничек булган – шулай тора. Диван да шул ук. Подвалда исә Туфан абыйның виносы бар, ул да тора.
Хәтерлим, Туфан абый май аенда кайта, чын егет иде! Т-25 тракторына утырып, үз бакчасын, аннары күршеләрнең бакчасын сукалый иде. Туфан абый артка борылып барырга яратмый иде. Марсель Галиев әйткәндәй: «Туфан артка карый белмәде». Туфан абый Марсель Галиев һ.б. язучыларның арбага төягән икән. Берзаман арба ычкынып киткән. Туфан абый бара да бара икән. Ә язучылар аның кире әйләнеп кайтканын тик көтеп утырган. Тракторын ул авыл кешеләренә дә бирә башлады. Акчасызлык чорында тракторны кулланган өчен кешедән акча сорамады.
Кабатлап әйтим, Туфан абый 1991 елда шушы йортны төзеп, 10 гаиләне авылда калдырырга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә Мәрәтхуҗа бүген дә яши. Алай булмаган булса, Мәрәтхуҗада бүгенге көндә 5-6 йорт кына калыр иде.
Туфан абый көндез яза иде, кичке 8дән соң гына янына килергә рөхсәт итә иде. Кулъязмалары да монда тора. Кичен без сумкаларны җыештырып, Туфан абый янына хәл белергә килә идек, – дип хатирәләрен сөйләде ул.
«Лотфулла Шәфигуллинга орден-медаль бирү генә түгел, һәйкәл куяр идем»
– Ә инде уртанчы йортка 1995 елларда кайта башладылар, – дип экскурсияне дәвам итте Миңнур Нәбиуллин. – Камал театры артистлары, Туфан абыйның дуслары өчен шушында табын әзерлибез. Биредә Рөстәм Зәкуан, Лотфулла Шәфигуллин, Марсель Галиев, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим белән бергә төшкән фотосурәтләрне күрергә мөмкин. Ул үзе бер күңелле мизгелләрне хәтерләткән фото күргәзмә кебек тора.
Янгыннан соң утар бик начар хәлдә иде: йортның диварлары гына басып калган иде. Ә 1967 елда төзелгән йорт бөтенләй көлгә әйләнгән иде. Мин Лотфулла Шәфигуллинга орден-медаль бирү генә түгел, һәйкәл куяр идем: аның ярдәме белән зур эшләр башкарылды, торгызылды.
Диварда Нәҗибә апа Ихсанованың сүзләре: «Туфан өчен дөньядагы иң әйбәт җир – Мәрәтхуҗа. Иң әйбәт кешеләр – Мәрәтхуҗада гына». Чынлап та шулай, чөнки Туфан абый авылны, аның халкын үлеп яратты. Урта йортта ел саен Туфан абыйны ашын үткәрәбез.
Туфан абыйның Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов белән мөнәсәбәте яхшы иде, заман өчен бик кирәкле кеше булган дип саныйм. Үз сүзен трибунадан татарча акыллы итеп әйтә белә иде, – диде ул.
Без «Туфан» чишмәсен карарга киттек.
«Туфан» чишмәсе турында: «Территориясе сазлыкка әйләнгән иде»
2016 елда «Туфан» чишмәсе ремонтланып, бик матур хәлгә килгән – бу турыда 2016 елда куелган элмә такталардан да күреп була.
– Мәдәният министрлыгы, җитәкчеләребезгә рәхмәтлемен, – ди Миңнур Нәбиуллин. – Кыенлыклар белән булса да, шушы утарны районга кабул итеп алдылар һәм 1,5 штат бирделәр.
Романовлар династиясенең ил белән 300 ел идарә итү хөрмәтенә акча бүлеп бирелде. Чишмәне шул акчага ясаганнар, Туфан абыйның 70 яшьлегенә төзекләндерелде. Ул сазлыкка әйләнгән иде. Территорияне чистартып, чишмәләрне ачып, эшләп бетердек. 70 яшьлегенә Туфан абый Рөстәм Миңнеханов янына кереп, аннан акча алып, 2 күл ясатты, ремонтлатты. Авылга бер ямь керде. Вакыт узгач, юллар да бетә, күлләр дә томалана, агачлар басып бетерде шул... Күлләр эшләнеп беткәч тә, берсенә – 5, икенчесенә 3 карп балыгы җибәрделәр. Күлләрдә балыклар бар.
1995 елда мәчет төзетте. Быел мәчеткә ремонт булды. Ремонт өчен Олы Мәрәтхуҗа кияве акча бирде. Шул акчага мәчетнең түбәсен алмаштырдылар, ремонт ясадылар, җылыттылар. Бер иганәче мәчеткә газ кертергә акча бирде, – дип аңлатты ул.
38 кешелек Мәрәтхуҗа авылы: Мәктәп юк, колхоз таралган, өлкән буын да санаулы гына
Олы Мәрәтхуҗа авылы турында да әйтеп китмичә булмый. Авылдашлар әйтүенчә, авылда барлыгы 38 кеше яши. Авыл халкының кайсы кая барып эшли, күбесе үз эшләрен алып бара, өйдә терлек тота икән. Продукцияне кем кая сата. Өлкән буын да бармак белән санарлык калган, ел саен кимү ягына баралар... 1 бала бар, дигәч тә, анысына да 14 яшь булып чыкты. Мәктәп юк. Балалар районга барып укый, вахта йөртә икән. Колхозлар да таралып беткән. Авыл янындагы кырларга рапс, көнбагыш һәм бодай чәчкәннәр... Менә шундый манзара.
«2 май көнне мин сезгә кайтам әле...»
Аннары Кама Тамагында урнашкан Туфан Миңнуллин музеена юл тоттык. Бу – программаның иң соңгы ноктасы иде. Экскурсияне безгә Рәсимә Идиятова уздырды. Баштан Кама Тамагы турында берничә факт сөйләп үтте:
– Кама Тамагы районында барлыгы 4 меңләп кеше яши, төрле милләтләр бар: татар, рус, үзбәк, чуваш, таҗик, әрмән һ.б. Иң күбе – татарлар (52 процент). Рус авылларында – чиркәү, татар авылларында мәчет бар, – диде ул.
Ә аннары инде без Туфан ага музее бакчасында идек. Бик зур мәйданны биләгән бакчада алмагач, груша, слива куаклары, роза чәчәкләре үсеп утыра иде.
– Туфан Миңнуллинның иҗат йорты-музее – Туган якны өйрәнү музееның филиалы булып санала, – дип экскурсияне башлады Рәсимә ханым. – Бу – чын авыл өе, авыл мохите сугарылган җир. Туфан абыйның бу бинасына 2010 елда нигез салынды. Ул вакытта Туфан ага исән иде. Ул вакыттагы район башлыгы Зөфәр Гарәфиев тәкъдиме белән, Туфан Миңнуллинның иҗатын мәңгеләштерү максаты белән, иҗат йорты ачылды. Өй 2012 елда төзелеп бетте.
2012 елда Туфан абый Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театры артистлары белән килде, истәлеккә – бергә төшкән фотолары калды. Туфан абый шушы бинага барлык китапларын, журналларын, мактау грамоталарын, дипломнарын тапшырып калдырды. 2012 елның 28 апрелендә ул бу өйгә соңгы тапкыр кайтты. Киткәндә: «2 май көнне мин сезгә кайтам әле», – дип әйтте. 2 май иртәсендә аның йөрәге тибүдән туктый... Шул елның 25 августта бу бина үзенең ишекләрен халык өчен музей буларак ачып җибәрде.
2013 елда бакчага җиләк-җимеш агачлары утыртылды. 2016 елда Туфан Миңнуллин исемендәге парк ачылды, Туфан абый бюсты шул паркка куелды.
Музей эчендә журнал-китаплар, диварларда гаиләсе, бергә эшләгән хезмәттәшләре, якташлары белән төшкән фотосурәтләре бар. 1962 елда Туфан абыйның беренче тапкыр спектакльдә Тукай ролен башкарган вакытта төшереп алынган фото да саклана. Шулай ук, шәхси әйберләреннән телефоны, язу өстәлендә булган ручкалары, гармуны, басу машинкасы, букчасы, киеме, аяк киеме, караваты, журнал өстәле һ.б. урын алган. Әлфия Туфановнаның үз куллары белән төрле кисәкләрдән тегелгән япма да бар.
Икенче катта телевизор урнашкан – шунда Туфан абыйның спектакльләрен күрсәтәбез. Туфан абыйның оныклары – Данияр белән Диләрә белән төшкән фотолары да бар. Бүгенге көндә алар Германиядә яши. Икесенең дә үз эшләре, үз гаиләләре бар, – дип, Рәсимә Идиятова экскурсияне тәмамлап, безгә экспонатлар белән якыннан танышырга, фото-видеоларга төшәргә мөмкинлек бирде.
Туфан абый музееннан чыкканда, кояш баюга таба бара иде. Әйе, шушы 1 көнлек сәяхәт-экскурсиябез шуның белән тәмам булды. Туфан абый шәхесе, аның иҗаты белән якыннан танышу форсаты, аны белгән кешеләрнең истәлекләрен тыңлау бәхете татыды безгә. Үзе зур бәхет түгелме?! Ә ул яшәп иҗат иткән йортта булу, ул йөргән сукмаклардан атлау, иҗат рухын сеңдергән туган авылында булу, шулай ук, үзе бер рәхәтлек бирде. Юк-юк, Туфан абый әле дә безнең арада, һаман да иҗат дәрьясында кайный, көлдерә һәм уйландыра торган әсәрләрен иҗат итә кебек…
- Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) – татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1984, 1995), Татарстанның халык язучысы (2005), ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы.