Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүгенге көндә аграрийларның ике проблемасы бар: ашлыкның күп булуы һәм ашлыкның аз булуы

Быел республикада 3,7 млн тоннадан артык ашлык җыеп алынды – узган ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә кимрәк. Шулай да Татарстан Идел буе федераль округында ашлык уңышы буенча икенче урында, ул 5,7 млн тонна ашлык уңышы алган Саратов өлкәсеннән генә калыша. Ләкин аграрийларны уңышның азрак булуы борчымый.

news_top_970_100
Бүгенге көндә аграрийларның ике проблемасы бар: ашлыкның күп булуы һәм ашлыкның аз булуы
https://sovmo.tatarstan.ru, https://agro.tatarstan.ru

Узган ел уңыш 5 млн тоннадан артып китте һәм нәтиҗәдә, сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, сату белән проблемалар килеп чыкты. Авырлыклар бүген дә бар – ашлык профициты бөтен ил буенча игенчеләргә кагылды. Бүгенге көндә республиканың ашлык базарында хәл ничегрәк? Бу һәм башка сорауларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җавап бирде, дип яза «Республика Татарстан» сайтында Фәридә Якушева.

Ленар Наилевич, быел ашлык уңышы кимүгә карамастан, аграрийларның сатыла алмаган зур запаслары бар – быелгы гына түгел, узган елгы уңыш запаслары да. Бодай җитештерүчеләр, дәүләт ярдәме булырга тиеш, дип саный. Бу турыда сез нәрсә уйлыйсыз?

– Бодай базарында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төп проблема – быел, чыннан да, узган елгы рекордлы уңыштан калган запаслар булды. Ноябрь ахырында өченче класслы бодайның 1 тоннасын сатып алу бәясе (НДСсыз) 11 мең сум, дүртенче класслы бодай – 9200, фураж бәясе – 7800, арыш – 6 мең, арпа – 7300 сум торды. Бәяләр, әлбәттә, түбән, авыл халкының барлык чыгымнарын каплый алмый. Шуңа күрә, җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен, Россия Хөкүмәте аларга иген культураларын җитештерү һәм сату, шул исәптән ашлыкны республика резерв фондына китерүдә тоткан чыгымнарының бер өлешен каплый.

Агымдагы елда ашлык җитештерүчеләргә 719 млн сумнан артык акча җибәрелгән, Татарстан аграрийлары саткан 437,6 мең тонна ашлык субсидияләнгән. Моннан тыш, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 260 млн сумнан артык акча бүлеп бирә. Федераль акчаларга безнең республика тагын 2,6 млн өсти.

Корылык республика өчен гадәти күренешкә әйләнеп бара, һәм менә инде ничәнче ел мелиорация югары уңыш алуны тотрыклыландыручы фактор булып тора. Шуңа бәйле рәвештә мелиорация чараларын гамәлгә ашыручы аграрийларга ярдәм итү өчен акча күләмен арттыру планлаштырылмыймы?

– Татарстан рисклы игенчелек зонасына керә, һәм җирләрне мелиорацияләү – төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Сугарыла торган җирләр су сипмәгән җирләргә караганда 2-3 тапкыр, ә корылык вакытында 4-5 тапкыр күбрәк уңыш алырга мөмкинлек бирә.

Хөкүмәт авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану өчен максималь шартлар тудыра. Соңгы 5 елда гына да мелиорациягә 6,4 млрд сумнан артык инвестиция сарыф ителгән, шул исәптән 5,1 млрд сум бюджет акчалары: 1,7 млрд сумы федераль казнадан, 3,4 млрд сумы – республика казнасыннан. Агымдагы елда мелиорация өлкәсендәге чараларга, шул исәптән химик мелиорациягә, 1,5 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 665,6 млн.

Республикада 3 федераль программа гамәлгә ашырыла. Беренчесе буенча тулысынча федераль акчалар хисабына Татарстан территориясендә урнашкан федераль милекнең гидротехник корылмаларын һәм мелиоратив системаларын реконструкцияләү һәм торгызу гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча 22 объектта эшләр башкарылган, тагын 8ендә эшләр алып барыла.

Икенче федераль проект – «АПК продукциясен экспортлау». Аның буенча федераль һәм республика бюджетларыннан сугару һәм корыту системаларын төзү һәм реконструкцияләүгә чыгымнарның 50 проценты кайтарыла. Әлеге программа буенча 2019 елдан республикада 5079 гектар сугарыла торган җир файдалануга тапшырылган, әйләнешкә 359 гектар җәлеп ителгән. Агымдагы елга 1852,8 гектар мәйданда эшләр планлаштырылган.

Фото: © rt-online.ru

Региональ дәрәҗәдә нинди ярдәм чаралары кабул ителде?

– Татарстанда берничә программа кабул ителгән. Агымдагы елдан республика казнасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җирләрендә урнашкан объектларны төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау белән бәйле чыгымнарның 95 процентын компенсацияли. Файдалануга тапшырылган сугарыла торган җирләрне җиһазландыру өчен, хуҗалыкларга сугару техникасын сатып алу чыгымнарының 70 процентын компенсацияләү буенча программа эшли. Моннан тыш, аграрийларга скважиналар бораулау һәм су башнялары урнаштыру чыгымнарының 70 проценты, су сибү чыгымнарының 60 проценты кайтарыла.

Шулай ук бездә туфракның уңдырышлылыгын һәм эрозиядән саклауга юнәлдерелгән программалар эшли. Татарстанда бүгенге көндә 35 мең гектар сугарыла торган җир торгызылган. Федераль һәм төбәк программаларын тормышка ашыру хисабына 465 гидротехник корылма ремонтланган, 250 км артык суүткәргеч салынган, 182 яңгыр машинасы сатып алынган.

Мелиорациягә ярдәм итү өчен бүлеп бирелгән акчалар күләмен киләсе елда шул ук дәрәҗәдә саклау планлаштырыла. Моны ел саен 3 мең гектарга кадәр мәйданда мелиорация чаралары үткәрү өчен җитәрлек дип саныйбыз. Әле шушы көннәрдә генә Россия Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм мелиоратив комплексны үстерү буенча дәүләт программасы параметрларын киңәйтүе билгеле булды. Хәзер дәүләт программасы кысаларында федераль ярдәмне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә түгел, ә селекция һәм орлыкчылык, җир мелиорациясе һәм туфрак җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә тикшеренүләр үткәрүче фәнни һәм мәгариф оешмалары да ала алачак. Бу хакта карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Моннан тыш, 2024 елның 1 гыйнварыннан химик мелиорация өлкәсендә субсидияләнә торган чаралар исемлеге киңәйтеләчәк. Исемлеккә фосфоритлау һәм гипслау буенча эшләр дә өстәләчәк. Кабул ителгән чаралар авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр фондын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, бу – илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәчәк.

Көньяк-Көнчыгыш зонада республикабыз өчен гадәти булмаган җитен культурасын үстерә башладылар. Ул безнең республика өчен никадәр перспективалы?

– Җитен, яки чит ил кешеләре әйткәнчә, «рус җирләренең төньяк алтыны», Россия культурасы дип санала. Ул – табигый тукымалар җитештерү өчен бик яхшы чимал. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен әлеге культураның чәчүлек мәйданнарын арттыру бурычы куелды. Агымдагы елда Татарстанда «җитен-долгунец»ны чәчү мәйданы 2,3 мең гектар тәшкил иткән, шул ук вакытта яртысы диярлек (мең гектардан артык) Әлмәт районындагы «Союз-Агро» ҖЧҖнеке. Җитен – киләчәге зур булган перспективалы культура.

Быел республикада чөгендер үстерүчеләр 1 млн 770 мең тоннадан артык уңыш җыеп алган. Уңыш начар түгел. Татарстанда ул үстерелеп кенә калмый, ә аны үзебез эшкәртәбез дә. Ләкин бездә, бөтен Россиядәге кебек үк, зәгыйфь звено бар: чөгендер үстерү чит ил селекциясенә нигезләнә. Киңәшмәләрнең берсендә Россия Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев бу хәлне үзгәртергә кирәклеген әйтте. Без моны ничек эшли алабыз?

– Әйе, республиканың чөгендер чәчүче хуҗалыклары ел саен кирәкле күләмдә орлык сатып алырга мәҗбүр. Чит ил валютасы курсының югары булуы һәм илгә кертүне квоталаштыру планнары аркасында импорт орлыкларының бәясе көтелгәннән дә югарырак күтәрелде. Әмма климат шартлары Татарстанда шикәр чөгендере орлыкларын әзерләүгә мөмкинлек бирми. Шулай да чишелеш бар: безнең хуҗалыклар Россиядәге «СоюзСемСвекла» селекция-генетик үзәгенең яңа гибридларын өйрәнә, 2024 елга контрактлар имзаланган. Чит ил шикәр чөгендере селекциясе, әлбәттә, республика базарында калачак, шул ук вакытта үзебезнең селекцияне чәчү өлеше дә шактый артачак.

Киләсе ел «илнең агросәнәгать комплексындагы хуҗалыкларның кече формаларына ярдәм итү елы» дип игълан ителде. Бу идея безнең республикада ничек тормышка ашырылачак?

– Асылда, бу ел безгә күптән килде инде. Татарстанда 4 мең фермер һәм 474 мең шәхси ярдәмче хуҗалык эшли, аларның өлешенә тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең яртысыннан артыгы, яки якынча 150 млрд сум туры килә. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерү үсешен 3,9 процентка, фермер хуҗалыклары 37,6 процентка тәэмин итте. Үсеш темплары ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Безнең республика шәхси хуҗалыкларда тулаем җитештерү күләме буенча Россиядә икенче урында тора.

Күп очракта мондый үсеш кече авыл бизнесына күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең зур булуы белән бәйле. Республика бюджетыннан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына мини-сөт парклары территориясендә сыерлар асрау буенча ферма төзүгә субсидияләр бүлеп бирелә. Агымдагы елда бу максатларга 50 млн сум акча салынган. Хәзерге вакытта «Ансар», «Монокорм», «Навруз», «Лельвиж» кооперативлары 33 млн сумлык акча алган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә килгәндә, агымдагы елда аларга 536 млн сум бүлеп бирелгән. Сүз сөт мини-фермалары төзү, сыерлар, атларны карап тоту, кош-корт сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр турында бара.

Агросәнәгать комплексы авыл хуҗалыгы техникасы ягыннан гадәттә импортка бәйле. Татарстанда үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналарының өлеше күпме? Чит ил техникасы белән проблемалар бармы? Гомумән, авыл хуҗалыгының техник яктан җиһазлануы нинди хәлдә?

– Көнбатыш керткән санкцияләргә карамастан, безнең предприятиеләр импорт техникасын нәтиҗәле куллануны дәвам итә. Авыл хуҗалыгы техникасы паркында чит илләрдән кергән тракторлар 10 процент, авыл хуҗалыгы машиналары 30 процент һәм саву җиһазлары 80 процентны тәшкил итә. Дилерлар параллель импорт механизмнарын булдырды, шуңа күрә бу техника вакытында ремонтлана һәм нәтиҗәле кулланыла. Дөрес, запас частьләр сатып алу чыгымнары артты, алар 2023 һәм 2024 елларда 2,8 млрд сумнан артып китәчәк.

Шулай да без импортны алыштыру курсын алдык. Машина төзелеше һәм кече предприятиеләрдә импорт техникасы өчен 2 меңнән артык деталь җитештерү үзләштерелә, шул ук вакытта аларның бәяләре оригиналь запас частьләргә караганда уртача 2 тапкыр түбәнрәк.

Чит ил авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары өчен запас частьләр ясый алган Татарстан предприятиеләрен әйтә аласызмы?

– Әлбәттә. ПК «Агромастер» (Мөслим) чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы буенча махсуслашкан. Кузембетьевск РМЗ (Минзәлә) аграрийларның ашлык киптерү машиналарына һәм ашлык җыюдан соң чистарту машиналары комплексына ихтыяҗын каплый ала. «Казансельмаш»та (Биектау) үзйөрешле һәм прицеплы сиптергечләр, «Татагрохимсервис»та туфрак эшкәртү машиналары, Казан су сибү техникасы заводында яңгыр машиналары чыгарыла. «МТЗ-Татарстан» ТПК МТЗ тракторларын җыюны алып бара. Бу һәм башка предприятиеләр безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең ихтыяҗын каплый һәм республика авыл хуҗалыгы техникасын запас частьләр белән тәэмин итә ала. Моннан тыш, киткән импорт брендлары өлешен Ростсельмаш үзләштерә, Санкт-Петербург һәм Брянск заводлары базарга тракторлар чыгара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100