news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген «Яратам» яшьләр клубында татар телендә яңа сөйләм дәресләре башлана

news_top

Казанның «Яратам» яшьләр клубы татар телендә яңа сөйләм дәресләренең беренче очрашуына чакыра. «Татарча сөйләшәбез!» дип исемләнгән сөйләм клубында теләгән һәркем катнаша ала. Чара бүген, 19 августта, узачак.

Очрашу 17:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар уңайлы, дустанә һәм ирекле атмосфера тудырырга вәгъдә итә.

Проектта татар телендә сөйләшә белүчеләр дә, әле өйрәнә генә башлаган кешеләр дә катнаша ала. Очрашуларның төп максаты — хатадан курыкмыйча, җанлы аралашу.

Оештыручылар сүзләренчә, бу татар теле күнекмәләрен ныгыту өчен генә түгел, ә яңа танышлыклар булдыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Очрашуда катнашу бушлай, ләкин алдан язылырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар