Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Хәния Фәрхигә 64 яшь тулар иде: «Ни генә эшләсәк тә, дога булып барсын үзеңә»

news_top_970_100
Бүген Хәния Фәрхигә 64 яшь тулар иде: «Ни генә эшләсәк тә, дога булып барсын үзеңә»
https://m.vk.com/firuza_ibatullina

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне. Исән булса, моңлы җырчыбызга 64 яшь тулган булыр иде.

Апасы исемен мәңгеләштерүгә күп көч куючы сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Хәния Фәрхинең иң якын кешеләре белән төшкән архив фотоларын куеп, матур сүзләр язып искә алган.

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

«Туган көнең белән, газизем, күз нурым, ярты җаным минем. Аллаһның рәхмәтендә була күр. Мәңгелек бер нур, бер яра булдың инде, Апау җаным!

Дөрес микән инде һәрвакыт сине кузгату, сиңа дәшү… Рәнҗи күрмә инде, йөрәк парәм. Ни генә эшләсәк тә, дога булып барсын үзеңә.

Син җир йөзендә кунак кына булдың! Мәңгелек йортында оҗмах түрләрендә бул, Кояшым», – дип яза ул.

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

Фирүзә Ибәтуллина бүген Тәтешледә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә» җыр фестивале узачагын да искәртеп үткән.

«Матур да, моңсу да, сагынулы да, җырлы да, Кояшымның үзе кебек назлы да булачак йөрәк парәмнең туган көне, җыр фестивале.

Бәйгенең гала-концертында, конкурсантлар белән бергә, бик күп еллар Кояшым белән бергә эшләгән, аның җырларының авторы, легендар композитор Илгиз Закиров, Башкортстанның атказанган җырчысы Фәридә Тимербаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясачак.

Шулай ук концертта апамның «Ачуланма, иркәм», «Ничек түзә икән бу йөрәк», «Араларда упкын» кебек бик күп җырларының авторы Нурлан Ганиев та булачак. Килегез! Хәния Фәрхинең якты истәлекләрен бергәләп барлыйк», – дип, искә алу кичәсенә чакыра Фирүзә Ибәтуллина.

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

«ВКонтакте»да Хәния Фәрхи истәлегенә эшләп килүче төркемдә исә җырчының яшьлек дусты Резидә Фәйзуллина-Саттарова бик матур шигырь язып калдырган:

«Сагындырып искә төшә

Безнең яшьлек еллары.

Барын бергә, югын уртак итеп,

Күпме җырлар бергә җырланды.

Эзләребез күмелсә дә җирдә,

Хәтер йөри һаман яннарда.

Күңелләрдә якты бер хатирә –

Без җырлаган җырлар да.

Ай да булдың, кояшның да

Нинди итеп балкып янганы!

Синдәйләре юк шул аның,

Табып булмый инде яңаны.

Шаулый нарат, каеннар да

Учак яккан безнең аланда.

Гармун моңын тыңлый сыман

Җилләр аннан узып барганда.

Безнең алан, яшьлек аланы,

Синең төркемдәшләр бергә укыган.

Илдар Магдан, Саба егетләре

Җырлап уза төсле урман юлыннан.

Онытмадым, онытмамын,

Биш кызны да өзелеп сагынам.

Өчәү калдык, син юк, Рания,

Хәтер дәшә тормышларның

Төрле ярыннан...

Урының оҗмах түрләрендә булсын, сандугач! Сагынам», – дип яза ул.

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

Фото: © https://m.vk.com/firuza_ibatullina

Хәния Фәрхи турында язмалар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100