news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Үзәк Банк төп ставканы киметте

news_top

Үзәк Банк төп ставканы 18 процентка кадәр киметте. Бу турыда РИА Новости яза.

«Россия Банкының директорлар советы 2025 елның 25 июлендә төп процент ставкасын 200 базис пунктына киметеп, еллык 18 процент күләмендә билгеләде», — дип хәбәр итте регулятор утырыш нәтиҗәләре буенча.

Төп ставка — бу Үзәк банк коммерция банкларына кредитлар биргәндә яки алардан депозитлар кабул иткәндә куллана торган иң түбән процент. Аның күләме инфляциягә йогынты ясый.

Регулятор ставканы күтәргән очракта, акча «кыйбатлана» — банкларның кредит һәм депозит ставкалары халык һәм бизнес өчен арта. Бу очракта акчаны саклау (вклад ачу) отышлыракка әйләнә. Шуңа күрә товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кими, бәяләрнең үсеше акрыная, инфляция тоткарлана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар