news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген төнлә Украина Россия өстенә 70ләп дрон төшергән

news_top

Украинаның Кораллы Көчләре дүшәмбегә каршы төндә, 31 мартта, Россия өстенә 7 дистәгә якын пилотсыз очкыч җибәргәннәр. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы Telegram-каналында хәбәр итте.

Һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россиянең 3 төбәге өстеннән 66 очу аппаратын тотып алганнар. Иң күп пилотсыз очкычларны – 41 – Брянск өлкәсе өстеннән тотып алганнар.

Оборона ведомствосы мәгълүматы буенча, тагын 24 дронны Калуга өлкәсе өстендә бәреп төшергәннәр, тагын берсен – Курск өлкәсе өстендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар