news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген төнлә Россиядәге шәһәрдә җир тетрәү булган

news_top

Ставрополь краеның Пятигорск шәһәрендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта ТАСС Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

«Җир тетрәүнең эпиүзәге Юца авылындагы тау алды округы территориясендә 17 км тирәнлектә булган. Магнитуда 4,1 җир өстендә якынча 2,0 балл сизелерлек», – диелә ведомство хәбәрендә.

Килеп чыккан хәл нәтиҗәсендә корбаннар һәм җимерелүләр юк, дип билгеләп үтелә. ТЭК һәм ТКХ системалары штат режимында эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар