news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген төнлә Россия төбәкләре өстендә 87 дрон юк ителгән

news_top

ПВО чаралары бүген төнлә Россиянең 8 төбәге өстендә 87 Украина пилотсыз очкычын юк иткәннәр һәм тотып алганнар, дип хәбәр итте Оборона министрлыгы.

«Узган төн дәвамында ПВО дежур чаралары тарафыннан Украинаның 87 очкыч тибындагы пилотсыз очу аппаратлары юк ителде һәм тотып алынды», – дип сөйләделәр ведомствода.

45 БПЛА – Кырым территориясендә;
Белгород һәм Курск өлкәләре өстендә – 10 пилотсыз очкыч;
8 – Воронеж өлкәсе территориясендә;
4әр БПЛА – Брянск, Липецк һәм Түбән Новгород өлкәләре өстендә;
2 пилотсыз очкыч – Мәскәү төбәге территориясендә.

Украина кораллы көчләре көн саен диярлек Россиянең чик буе һәм Үзәк төбәкләрендәге объектларга пилотсыз очкычлар ярдәмендә һөҗүм итәргә тырыша. ПВО көчләре дошманның күпчелек очу аппаратларын тотып ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар